Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай табиблары ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Лиза Нурлыева Узган атна ахырында район үзәк сырхауханәсе коллективы җәй хозурында ял итеп алды. Шул форсаттан ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен да билгеләп үтү булды ул. Сүз дә юк, коллектив зур, меңнән артык хезмәткәрдән тора, гаиләләре белән дә килгәннәр, бәйрәмгә бик хөрмәтләп ветераннар да чакырылды. Сабантуй мәданы гөҗ килеп...

Лиза Нурлыева

Узган атна ахырында район үзәк сырхауханәсе коллективы җәй хозурында ял итеп алды. Шул форсаттан ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен да билгеләп үтү булды ул. Сүз дә юк, коллектив зур, меңнән артык хезмәткәрдән тора, гаиләләре белән дә килгәннәр, бәйрәмгә бик хөрмәтләп ветераннар да чакырылды.


Сабантуй мәданы гөҗ килеп тора. Һәр бүлек үзенә аерым чатыр ясап, аны үз зәвыге белән бизәгән, һәркайсы визит карточкасын булдырган. Иҗат кешеләре булмасалар да, безнең шәфкать ияләрендә фантазия җитәрлек: әнә, "чегәннәр" язмышыңны сөйләп бирергә әзер, ә инде икенчеләре "тормыш диагнозын" меданализлар аша билгеләү ягында.

Актүбә амбулаториясе хезмәткәрләре футбол уенына дәшеп кунакларның да "тузанын" коеп алды. Катнашмый кара, дәлилләре дә бит кире каккысыз: "Без Сезнең сәламәтлекне кайгыртабыз!" Сабантуй уеннарында үзен сынап караучыларның берсе дә бүләксез калмады. Бүләк дигәннән, хезмәт алдынгыларын, ветераннарны хөрмәтләү тантанасы көчле алкышлар астында барды.


Районыбызның мәдәни чараларында да актив сырхауханә коллективы сәхнә осталарыннан гына көтеп ятмады, үзләре дә ял концертында бик матур чыгышлар ясады. Кыскасы, бәйрәм көтелгәннән дә шәп, истә калырлык, күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай табиблары ашыгыч ярдәм хезмәтенең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр