Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сырхауханәсенә “Бердәм Россия” Яңа ел рухы өстәде

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге узган ел да сырхауханәнең ковид белән бәйле хезмәт күрсәтү постларында Яңа ел рухы булдырган иде.

Матур башлангычка тугры калып, бүлек активистлары быел да аның пациентларны кабул итү, “фильтр” постларын бәйрәмчә бизәделәр. Бусагадан узуга ук әлеге күренешкә тап булган пациентларның йөзләрендә үзеннән-үзе елмаю чагыла.

–Сырхауханәдә мондый матурлыкны күрү күңелгә аеруча хуш килә, – ди әнә ишектән кергән Мөршидә ханым. – Авыруың да онытылып тора. Шулай инде, кәеф күтәрергә менәшулай чак кына игътибар да җитә. Башкаларга шатлык өләшүчеләрнең үзләренә дә Яңа ел гел уңышлар, куанычлар гына китерсен!

“Бедәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә Яңа ел рухы инде күптән хакимлек итә.

– Әлегә кадәр бүлектә төрле дәрәҗә депутатлар, җитәкчеләр гозерләре белән мөрәҗәгать иткән райондашларны кабул итте, бүлек секретаре – район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөмкинлекләре чикләнгән бер төркем азнакайлыга торак алуга сертификатлар бүләк итте, ветераннарны, балаларны өйләренә барып котлаулар оештырылды...

Шундый күңелле вакыйгалар, Яңа ел кичәләре биредә әле дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев