Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сугыш чоры балалары музейда очраштылар

Төбәкне өйрәнү музеенда Хәтер көне уңаеннан зур чара булып үтте. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, билдән карга батып урман кискән, кечкенә арба тартып станциядән чәчүлек орлык ташыган, сабан сөргән хөрмәтле ветераннарыбыз - сугыш чоры балалары җыелды. Алар арасында Нурулла Гобәйдуллин, Зәния Ганиева, Җиләк Иванова, Фәния Йосыпова, Хөршидә Максатова һәм...

Төбәкне өйрәнү музеенда Хәтер көне уңаеннан зур чара булып үтте. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, билдән карга батып урман кискән, кечкенә арба тартып станциядән чәчүлек орлык ташыган, сабан сөргән хөрмәтле ветераннарыбыз - сугыш чоры балалары җыелды. Алар арасында Нурулла Гобәйдуллин, Зәния Ганиева, Җиләк Иванова, Фәния Йосыпова, Хөршидә Максатова һәм башкалар бар иде. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Садыйков сугышчан юлы турында сөйләде. Әйе,күп булды аларның сөйләр сүзләре. Күзләрдә яшь, күңелләрдә сагыш катыш уйлар...

Чараның икенче өлешендә "Музейда Җиңү көннәре" күргәзмә- бәйгегә йомгак ясалды. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә оештырылган әлеге чарага районның 15 мәктәбе кушылды. Иң мөһиме җиңү түгел, ә яшь буынга патриотик тәрбия бирү, туган илгә, җиргә карата горурлык хисләре уяту иде. Һәр мәктәптән катнашучыларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр бирелде. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде, мәктәп музее җитәкчеләренә уңышлар теләде. Аның фикерләренә Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина да кушылды. "Мондый афәтләр яңадан кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын" дигән теләк белән саубуллаштылар ветераннарыбыз.

Гөлфия МОСТАФИНА, музейның фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сугыш чоры балалары музейда очраштылар