Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай студентлары очрашты

Бу көн календарьда билгеләнмәгән, әмма аны ел саен студентлар түземсезлек белән көтеп ала. Кышкы каникулга алар балачак, үсмер еллары узган туган якларына ашкыналар. Гаилә кочагының җылысы белән бергә белем биргән мәктәпләрен, укытучыларын, сыйныфташларын да сагынып кайталар. Төрле уку йортларында һөнәр үзләштерүче студентлар быел 5 февральдә Балалар иҗат үзәгенә җыелдылар. -...

Бу көн календарьда билгеләнмәгән, әмма аны ел саен студентлар түземсезлек белән көтеп ала. Кышкы каникулга алар балачак, үсмер еллары узган туган якларына ашкыналар. Гаилә кочагының җылысы белән бергә белем биргән мәктәпләрен, укытучыларын, сыйныфташларын да сагынып кайталар.

Төрле уку йортларында һөнәр үзләштерүче студентлар быел 5 февральдә Балалар иҗат үзәгенә җыелдылар.

- Бер-беребез белән якыннанрак танышу, аралашу өчен мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк. Сез - безнең киләчәгебез. Кулыгызга диплом алгач, Азнакаебыз, Татарстаныбыз үсеше өчен үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанабыз. Без сезне туган якта көтеп калабыз, - диде муниципапь район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

"Еллар уза" исемле кичәдә җырлар, шигырьләр яңгырады, төрле уеннар оештырылды.

- Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашам. Ул бик кирәкле дип саныйм. Туган шәһәребезнең шулай җылы каршы алуы куандыра. Кызганычка каршы, барлык сыйныфташларым да килә алмаган, киләчәктә күбрәк студентларны күререгә теләр идем, - Казанда укучы Динар.

Балалар иҗаты үзәгеннән соң студентлар үзләре белем алган мәктәпләргә юл тоттылар.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай студентлары очрашты