Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

Азнакай сәнәгать мәйданчыкларында эш ачу отышлы

Бүген «Маяк» газетасы редакциясендә узган түгәрәк өстәлдә Азнакайның сәнәгать мәйданчыклары һәм алардагы шартлар хакында сүз барды.

Түгәрәк өстәлдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Газизова, районның эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров һәм сәнәгать мәйданчыклары җитәкчеләре Рамил Шәйхелисламов, Данис Сәмигуллин, Инзил Таһиров, Зиннур Гыйльфанов катнашты.

«Азнакайда 5 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Аларда барлыгы 710 эш урыны булдырылган. Нефть тармагы предприятиеләрендә оптимизацияләү бара. Безнең Азнакай тимер, һава һәм су юлларыннан ерак булу сәбәпле, әлегә завод-фабрикалар ачарга теләүче инвесторлар юк. Шуңа күрә районның киләчәк үсеше кече һәм урта эшмәкәрлеккә юнәлтелгән. Ә сәнәгать мәйданчыкларында эш ачучыларга шактый гына ташламалар каралган, – диде Әнвәр Җиһангиров.

Әлеге хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев