Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый

ТАТ-APS -ТАН" республика конкурсының Чаллы шәһәрендә узган икенче турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясады. Яшь скрипкачылар арасында Рания Солтанова һәм "Violini" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук Әдилә Зиатдинова, Ләйлә Дәбихуллина (икенче дәрәҗә лауреатлар), Ксения Остапенко, Ләйсән Ханнанова (өченче дәрәҗә лауреатлар) да уңышлары белән куандырды. Яшь баянчылардан...

ТАТ-APS -ТАН" республика конкурсының Чаллы шәһәрендә узган икенче турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясады. Яшь скрипкачылар арасында Рания Солтанова һәм "Violini" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук Әдилә Зиатдинова, Ләйлә Дәбихуллина (икенче дәрәҗә лауреатлар), Ксения Остапенко, Ләйсән Ханнанова (өченче дәрәҗә лауреатлар) да уңышлары белән куандырды.

Яшь баянчылардан Әмин Шакиров һәм Газинур Равилов - беренче, Рэнат Тимиров икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Алар районыбыз данын Казанда узачак финалда яклаячак.

Казан шәһәрендә узган аккордеончылар республика конкурсында да Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сынатмады. Казан, Яр Чаллы, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән яшь башкаручылар арасында Газинур Равилов беренче дәрәңә, Әмил Шәвәлиев икенче дәрәҗә лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый