Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үсмерләренең балигъ булмаганнар эше буенча бүлегенә ни өчен эләккәнен аның начальнигы Руслан Корбыев сөйләде

Бала тәрбияләү бүгенге заманда иң четерекле, иң авыр һәм иң җаваплы эшләрнең берседер, мөгаен. Юкка гына халкыбыз "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - димәгән. Бар яхшылык та, яманлык та гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана, шуны истә тотарга кирәк. Ни кызганыч, соңгы вакытларда балаларның - ата-анасына, ата-аналарның балаларына карата вәхшиләрчә...

Бала тәрбияләү бүгенге заманда иң четерекле, иң авыр һәм иң җаваплы эшләрнең берседер, мөгаен. Юкка гына халкыбыз "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - димәгән. Бар яхшылык та, яманлык та гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана, шуны истә тотарга кирәк. Ни кызганыч, соңгы вакытларда балаларның - ата-анасына, ата-аналарның балаларына карата вәхшиләрчә мөнәсәбәтен күреп, шаклар катарлык. Эчкечелек сазлыгына баткан аналар, чәчләрне үрә торгызырлык гамәлләр кылган балалар хакындагы хәбәрләргә ияләшеп тә беттек бугай...

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсендә туры юлдан тайпылган 54 яшүсмер исәптә тора. Инспекторларга аларның һәркайсына педагог та, психолог та, үз тәрбияләренә алганнарга дус, к иңәшче дә булырга туры килә. Башкача мөмкин дә түгел. Ул киләчәктә җәмгыять кануннарына буйсынып яшәүче кеше булырмы, әллә тайгак юлны сайлармы - бу безнең инспекторларның үсмернең күңеленә ачкыч таба белүләреннән тора.

Бүген әлеге авыр, әмма җаваплы хезмәт башында тәҗрибәле, балалар язмышы өчен ут йотучы Руслан Корбыев тора.

Ул эчке эшләрдә хезмәт юлын Актүбә бистәсе полиция бүлегендә җинаятьләрне эзләү буенча оперуполномоченный буларак башлый. Үз эшенең чын остасы итеп танылган егеткә берничә елдан бүлек белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. 2013 елдан исә Руслан Корбыев балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнә.

- Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсендә профилактик исәптә торган балаларның күбесе хокук тәртибе бозганнар, хулиганлык кылганнар, урлашканнар. Мондый үсмерләрнең һәрберсенә җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән, участок уполномоченныйлары да күз уңында тоталар.

Беркайда да эшләргә теләмәгән, балалары язмышына төкереп караганнар да бик күп. Алар турында "әни" дияргә тел дә әйләнми хәтта. Бүген безнең бүлектә 48 ана кеше исәптә тора. Дөньяга туган һәр сабый җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тоеп, яхшы тәрбия күреп үссен иде дә бит... Аннан каян килә безгә шулкадәр кансызлык дип баш ватабыз, боларның барысы да гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана, - ди полиция майоры. - Һөнәрем җиңелләрдән түгел, ләкин анны сайлавыма үкенмим. Әлбәттә, йокысыз төннәр дә бихисап, әмма кайсыдыр яшүсмерне туры юлга бастыра алганмын икән - минем өчен шуннан да зур куаныч була алмый.

Үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкаручы Руслан Корбыев үрнәк гаилә башлыгы да, тормыш иптәше - район эчке эшләр бүлеге дознавателе Лилия белән алар ике ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай үсмерләренең балигъ булмаганнар эше буенча бүлегенә ни өчен эләккәнен аның начальнигы Руслан...