Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә быел 3711 мең кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән

2013 елның 18 июненә теркәлгән эшсезләр саны - 675 кеше. Эшсезлек Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 2,08 процентын тәшкил итте (18 июньгә). Ел башыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 11 предприятиедән 191 кешенең азат ителү мөмкинлеге турында мәгълүмат керде, штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән 60 кеше мөрәҗәгать итте. Эш...

2013 елның 18 июненә теркәлгән эшсезләр саны - 675 кеше.

Эшсезлек

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 2,08 процентын тәшкил итте (18 июньгә).

Ел башыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 11 предприятиедән 191 кешенең азат ителү мөмкинлеге турында мәгълүмат керде, штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән 60 кеше мөрәҗәгать итте.

Эш эзләп һәм консультация өчен барлыгы 3711 кеше мөрәҗәгать итте.

Эш белән тәэмин итү

Узган чорда мәшгульлек үзәге аша 652 кеше, шул исәптән 415 эшсез, 237 балигъ булмаган граждан эшкә урнаштырылды.

159 кеше җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче 18 кеше (4 инвалид, 7 күп балалы ата-ана, 9 пенсия яше җитеп килүче граждан) эшсез гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.

Профориентация хезмәте

1539 кеше, шул исәптән 1073 укучы профориентация хезмәте алды.

43 гражданга психологик ярдәм, 222 эшсез гражданга хезмәт базарында социаль яраклашу буенча хезмәтләр күрсәтелде.

3 вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.

Һөнәргә укыту

95 кеше түбәндәге һөнәрләр үзләштерүгә җибәрелде: нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарга капиталь ремонт ясау бораулаучысы ярдәмчесе, каравылчы, пешекче, парикмахер, бухгалтер.

Вакансияләр

2013 елның 18 июненә мәшгульлек үзәгенә 262 вакансия барлыгы белдерелде. Бер эш урынына 2 эшсез граждан дәгъва кыла. Элеккечә, сорау белән тәкъдим арасында эшче көчләрнең җенесе, һөнәри әзерлеге, квалификациясе буенча туры килмәү саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә быел 3711 мең кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән