Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге тәҗрибәсен Татарстан белгечләре өйрәнде

Кичә районыбыз кунаклар кабул итте. Азнакайда "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә укучылар белән профориентация эшчәнлеге алып баруда иң яхшы практиклар" исеме астында республика семинары үтте. Аның безнең җирлектә үткәрелүе очраклы гына түгел, әлбәттә. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче үзәкләрнең берсе. Соңгы елларда районның мәгариф бүлеге, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы...

Кичә районыбыз кунаклар кабул итте. Азнакайда "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә укучылар белән профориентация эшчәнлеге алып баруда иң яхшы практиклар" исеме астында республика семинары үтте.

Аның безнең җирлектә үткәрелүе очраклы гына түгел, әлбәттә. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче үзәкләрнең берсе. Соңгы елларда районның мәгариф бүлеге, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белән берлектә алып барылган хезмәттәшлек аеруча игътибарга лаек.

Семинарның максаты да азнакайлыларның шушы тәҗрибәсен өйрәнү, республикада яшьләр арасында эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру, һөнәр сайлау алдында торган чыгарылышлар белән эшләү стратегиясен билгеләүгә юнәлтелгән иде.

Конференциядә 120дән артык кеше - Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың мәшгульлек үзәкләре директорлары, фән һәм мәгариф министрлыгы, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре катнашты. Семинарның практик өлешендә районыбызның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән җирлегебездә җитештерелгән әйберләр, кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар. Азнакайлыларның осталыгына гаҗәпләнми калучы булды микән?!

Мастер-класслар да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ә күрсәтер, сокландырыр әйберләр, шөкер, бар бездә. "Марс" хуҗалыгы белән Кәкре Елга мәктәбе хезмәттәшлегендә оештырылган авыл хуҗалыгы белгечлекләренә юнәлдерелгән профильле классларны, Лениногорск политехник көллияте Азнакай филиалының авыл хуҗалыгы, сәнәгать, гомумтуклану тармаклары өчен белгечләр әзерләү базасын, "Нефтемаш" заводының (биредә балалар конструкторлык бюросы да бар), башка оешма-предприятиеләрнең, картинг клубының, ДОСААФның, аэроклубның, радиоклубның укучылар белән махсус программалар нигезендә эшчәнлеге, алар өчен мәгариф һәм мәдәният идарәләре оештырган төрле түгәрәкләр, социаль яклау бүлегенең, сәнгать мәктәпләренең, эшмәкәрләребезнең физик мөмкинлекләре чикле үсмерләрне мәшгульлеккә тарту чаралары, "Азнакайнефть" идарәсенең эшче һөнәрләренә өйрәтү буенча оештырылган курслары... болар барсы да семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Аларны мастер-классларда үз күзләре белән күрделәр, өйрәнделәр, тотып, татып карадылар. Азнакайлыларның заманча эш алымнары, эшче белгечлекләре әзерләүдә кулланылган матди-технологик база җәлеп итмәслек тә түгел шул. Районда әзерләнгән эретеп ябыштыручылар, нефть тармагы эшчеләре, аш-су осталары, тракторчылар, башка һөнәр ияләренә республиканың хезмәт базарында да хаҗәтлек зур.

Семинарның пленар өлеше яңалыкларга, мәгълүматларга бай булды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны Азнакай җирендә сәламләп, район ирешкән уңышлар, аның бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, республиканың югары уку йортлары, төрле өлкә белгечләре доклад-чыгышларында Азнакайда мәктәпләр чыгарылышлары, яшьләр белән алып барылган профориентация эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге тәҗрибәсен Татарстан белгечләре өйрәнде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге тәҗрибәсен Татарстан белгечләре өйрәнде