Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре “Максимум” төнге клубында 4 наркоман тоткарланды

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барышында законсыз наркотиклар әйләнеше профилактикасы буенча районда шактый чаралар үткәрелде. 18 сентябрьдә шәһәр прокуратурасы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә элек ачыкланган наркопритоннарны тикшерде. Шуларның берсендә наркотиклардан исергән 4 зат тоткарланды һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.9 нчы маддәсе буенча беркетмә төзелеп, административ арест салынды. Наркопритон...

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барышында законсыз наркотиклар әйләнеше профилактикасы буенча районда шактый чаралар үткәрелде.


18 сентябрьдә шәһәр прокуратурасы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә элек ачыкланган наркопритоннарны тикшерде. Шуларның берсендә наркотиклардан исергән 4 зат тоткарланды һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.9 нчы маддәсе буенча беркетмә төзелеп, административ арест салынды. Наркопритон тоту факты буенча хәзерге вакытта эчке эшләр бүлеге тикшерү алып бара.


Наркотик матдәләр саклау һәм сату буенча 2 затка карата җинаять эше кузгатылды.


Барлык мәгариф учреждениеләрендә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында "Баланың күзенә кара" дигән темага ата-аналар җыелышлары, яшьләрнең күпләп ял итә торган урыннарында әңгәмәләр һәм лекцияләр үтте. Айлык барышында яшьләр төрле спорт чараларында актив катнашты.


Шәһәр прокуратурасы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә барлык аптекаларда контроль сатып алулар һәм составында кодеин булган даруларга рецепт бланкларын тикшерде, закон бозу очраклары ачыкланмады.


19 октябрьдә Азнакай шәһәрендәге "Максимум" төнге клубына рейд вакытында наркотиклардан исергән 4 зат тоткарланды.
Моннан тыш, Азнакай шәһәрендә яшәүче бер гражданинда үсемлек төрендәге матдә (якынча, марихуана) салынган пакет табылды, ул ачыклауга җибәрелде. Әлеге факт буенча Азнакай эчке эшләр бүлеге тикшерү алып бара.


Законсыз наркотиклар әйләнеше турында халыктан бу чорда бары 2 хәбәр керде. Исегезгә төшерәбез, наркотик матдәләр сату һәм наркопритоннар оештыру турында сез дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә урнаштырылган махсус тартмаларда язу калдыра яки 7-07-88 (прокуратура һәм 7-30-87 (эчке эшләр бүлеге) телефоннары аша хәбәр итә аласыз.


Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре “Максимум” төнге клубында 4 наркоман тоткарланды