Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр судының бүлек начальнигы Раушания Сәлахова хатын-кызның бәхете серләрен сөйләде

Сәлахова Раушания Ринат кызы - Азнакай шәһәр судының суд производствосын тәэмин итү бүлеге начальнигы. Күп кенә Мактау грамоталарына, шул исәптән Татарстан Югары Суды каршындагы суд департаменты идарәсе бүләкләренә ия. Россия Федерациясенең судьялар Советы Президиумы тарафыннан "Үрнәк хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. 1 нче класслы юстиция советнигы. Шәһәр судында иң күп...

Сәлахова Раушания Ринат кызы - Азнакай шәһәр судының суд производствосын тәэмин итү бүлеге начальнигы. Күп кенә Мактау грамоталарына, шул исәптән Татарстан Югары Суды каршындагы суд департаменты идарәсе бүләкләренә ия. Россия Федерациясенең судьялар Советы Президиумы тарафыннан "Үрнәк хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. 1 нче класслы юстиция советнигы.

Шәһәр судында иң күп еллар эшләүче, зур тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Раушания Сәлахова белән әңгәмәбез менә шушы еллар, аның вазифасына йөкләнгән бурычлар, хатын-кызның бәхет төшенчәсе хакында.

-20 ел бер үк урында, кем әйтмешли, үзе бер кеше гомере...


-Әйе, еллар сизелми бер-бер артлы үткән дә киткән. Ниләр генә кичерелмәгән! Ә бит кайчандыр мин бирегә юриспруденция хакында бер кәлимә әйбер белми, нефтьче-геолог белеме белән килгән идем. Сүз дә юк, баштагы мәлдә авыр булды, әле дә янәшәмдә миңа ярдәм кулы сузарга әзер остазлар бар иде. Роза ханым Кәримовага бик рәхмәтлемен. Без, яшьләр белән тәҗрибәсен бик теләп уртаклашты. Мин озак еллар суд утырышы секретаре булып эшләдем, аннары җинаять эшләре канцеляриясен алып бардым, судья ярдәмчесе вазифасын башкардым. Инде менә 2008 елдан алып Азнакай шәһәр судының суд производствосын тәэмин итү бүлеге начальнигы. Суд эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп теркәү, суд каравына кергән гаризалар һәм башка материалларны исәпкә алу, статистик йомгаклар ясау, суд аппараты белән укулар алып бару - төп вазифаларым шулар. Шулай ук Татарстан Югары Суды тарафыннан җиткерелгәннәрнең үтәлешен тәэмин итү, төрле категория эшләр буенча суд практикасына нәтиҗә ясау да миңа йөкләнгән.


Суд системасындагы эшләр күләме елдан-ел артуга бара. Закон-таләпләр дә гел үзгәреп тора. Заман белән бергә атлыйсың килсә, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Эшчәнлегемне аның кул астында башлаган Мөсфирә Әбдрәшитова безгә әнә шуны сеңдерде дә. Хәзерге җитәкчебез Йосыф Җәмил улы да алдыбызга җитди таләпләр куя.


-Сезнең эштә иң кирәкле сыйфатлар дип ниндиләрне саныйсыз?


-Миңа калса, нинди генә эшкә алынсаң да, аңа карата зур җаваплылык тоярга кирәк. Безне әти-әниебез кечкенәдән үк кылган гамәлең өчен оялырлык булмаслык, аны кабаттан эшләмәслек итеп үстерде. Мин моны гомерлеккә сеңдердем, балаларымны да шулай итеп үстерергә тырыштым.


Аннары, безнең эштә зур сабырлык таләп ителә. Уңай нәтиҗәгә ирешкәнче кайчак әллә никадәр авырлык үтәргә, сыналырга туры килә. Мин кешеләрдә иң әүвәл башкаларга хөрмәт, намуслы булуга өстенлек бирәм. Ялганны яратмыйм. Хәер, аны кем генә ярата икән?!


-Раушания Ринатовна, Сез бит әле районның иҗтимагый тормышында катнашырга да вакыт табасыз. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасына иң булган, уңган, ихтирам яулаган туташ-ханымнарны гына җыйдылар дип беләм?


-Элеккеге коллегабыз - районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләгән Эльвира Галиеваның тәкъдименә каршы килә алмадым. Ул яңа идеяләргә, башлангычларга бай, гомумән, тынгысыз кеше. Ә нигә әле бергәләп үз халкыбызның гореф-гадәтләрен яңартмаска? Барыбыз да актив булсак, уртак максатлар белән янсак кына тормышыбызны түгәрәк, мәгънәле итә, милли аңлы балалар үстерә алырбыз. Гүзәл, заманча шәһәребездә халыкның рухи дөньясы да бай, матур булырга тиеш.


-Сез үзегезне бәхетле саныйсызмы?


-Һәр кеше үзенчә бәхетле. Әмма аны нидә күрәсең бит... Кемдер аны байлыкта, акчалы булуда саный. Ә минем үземә калса, якыннарың яныңда, аралашыр, таяныр дусларың бар, һәр иртәдә рәхәтләнеп эшеңә барасың, ашкынып өеңә кайтасың икән - иң зур бәхет шул.


Азнакайда тудым, шушында үстем. Әти-әниебез ( кызганычка каршы алар вафат инде) апам Светлана белән икебезне назга күмеп, бик яратып үстерделәр. Без аларны бик еш сагынып искә алабыз. Гаиләм - терәгем, таянычым. Әфган сугышын кичкән Ирем Айратның кайгыртуы-канаты астында, улларым Гадел белән Булатыма куанып яшим. Күптән түгел улым гадел белән киленем Алина оныгыбыз Камилланы бүләк итте. Иң зур бәхет менә шул инде...


Әңгәмәдәш - Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр судының бүлек начальнигы Раушания Сәлахова хатынкызның бәхете серләрен сөйләде