Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр судына яңа рәис итеп Йосыф Сәхапов билгеләнде

Узган атна ахырында Азнакай шәһәр судында җитәкче алышынды. 28 ел әлеге вазифаны башкарган Мөсфирә Әбдрәшитова почетлы отставкага китте. Шәһәр судына яңа рәис итеп Йосыф Сәхапов билгеләнде. Азнакай шәһәр судындагы әлеге вакыйга уңаеннан районыбызга ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов һәм ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов килделәр. Сүз башында...

Узган атна ахырында Азнакай шәһәр судында җитәкче алышынды. 28 ел әлеге вазифаны башкарган Мөсфирә Әбдрәшитова почетлы отставкага китте. Шәһәр судына яңа рәис итеп Йосыф Сәхапов билгеләнде.

Азнакай шәһәр судындагы әлеге вакыйга уңаеннан районыбызга ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов һәм ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов килделәр.

Сүз башында Илгиз Идрис улы әүвәл Азнакай шәһәр суды эшчәнлегенә тукталды. Ул суд производствосы күрсәткечләре буенча да, заманча техник тәэмин ителеш, матди базаны яңарту юнәлешендә дә Азнакай шәһәр судының эшчәнлеген уңай бәяләде. Коры сүз белән генә түгел, һәр җөмләсен саннар белән дәлилләде.

- Мондый да иркен (1200 кв.м.!), заманча җиһазланган, уңайлыклар тудырылган якты, җылы бина башкаланың да барлык районнарында да юк әле, - дип соклануын яшермәде. Югары Суд рәисенең шәһәр судының федераль һәм җәмгыяви судьяларының массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә яшәве, соңгы алты елда "Фемида" республика бәйгеләрендә призлы урыннар алып килүнең моның ачык мисалы булуы турында ассызыклавы да күңелгә сары май булып ятты.

Әлбәттә, боларның барсына да Татарстанның атказанган юристы, бишенче квалификация класслы судья, компетентлы, инициативалы, алдынгы карашлы җитәкче Мөсфирә Габдулловнаның зур тынгысызлыгы, тырышлыгы салынган. "Фидакарь хезмәт өчен", Ил алдындагы хезмәтләре өчен икенче дәрәҗә, РФ суд системасындагы хезмәтләре өчен шулай ук икенче дәрәҗә медальләре, ТР судьялар Советы, Югары Суды, Суд департаменты идарәсе, Азнакай хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталары аның югары профессиональлелеге, яхшы оештыручанлыгы, кешелеклелек сыйфатларына бирелгән бәя.

-Мөсфирә Габдулловна Азнакай шәһәр суды дәрәҗәсен югары күтәрде, - дип ассызыклады ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов. - Шушы дәвердә бердәм, абруйлы коллектив туплады. Суд эшчәнлеген халыкка ачык, бар яклап мәгълүматлы итүдә булдыра алганны да, күпләр булдыра алмаганны да - барсын да эшләде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Мөсфирә Габдулловна белән бер-берләрен аңлап, терәк булып, ярдәмләшеп эшләүләрен ассызыклады, коллективка, яңа җитәкчегө киләчәктә дә шундый ук зур уңышлар теләде. Коллектив хезмәткәрләре, күрше район коллегаларыннан, районның хокук тәртибе сагы, көч структуралары вәкилләре тарафыннан да бик күп җылы сүзләр әйтелде аның адресына.

ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов Азнакай шәһәр суды рәисе вазифасына билгеләнгән Йосыф Сәхапов белән таныштырды.

Йосыф Җәмил улы 1966 елның 11 гыйнварында Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туган. КДУның юридик бүлеген тәмамлый. 1991-1992 елларда Казан шәһәренең Совет районы судында консультант, 1992-1996 елларда шунда ук судья булып эшли. 1996 елдан әлегәчә ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары вазифасында була. Беренче квалификация класслы, 22 ел стажлы судья. ТРның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, РАП КФның гражданлык процессы кафедрасы профессоры. Күп кенә хөкүмәт бүләкләренә ия. РФ Президенты фәрманы белән Йосыф Сәхапов 6 ай вәкаләтле срокка Азнакай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнде.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр судына яңа рәис итеп Йосыф Сәхапов билгеләнде