Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп Лилия Субботина билгеләнде

Азнакай шәһәр судында федераль судьялар 4 булып, тулы составта түгел иде. Бу атнада алар үз сафларына яңа коллегаларын кабул итте. Югары юрист белемле Лилия Субботина әлегә кадәр Бөгелмә прокуратурасында прокурор ярдәмчесе, аның урынбасары булып эшләгән. Әлбәттә, федераль судья дәрәҗәсенә ирешү өчен аңа шактый тәҗрибә тупларга, һөнәри осталыгын чарларга, катлаулы имтихан...

Азнакай шәһәр судында федераль судьялар 4 булып, тулы составта түгел иде. Бу атнада алар үз сафларына яңа коллегаларын кабул итте.


Югары юрист белемле Лилия Субботина әлегә кадәр Бөгелмә прокуратурасында прокурор ярдәмчесе, аның урынбасары булып эшләгән. Әлбәттә, федераль судья дәрәҗәсенә ирешү өчен аңа шактый тәҗрибә тупларга, һөнәри осталыгын чарларга, катлаулы имтихан үтәргә туры килгән. Тәвәккәл таш яра, диләр, хыял-омтылышларын чынга ашырып, Россия Президенты фәрманы белән ул Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп билгеләнде.


Коллективны яңа коллегалары белән суд рәисе Йосыф Сәхапов таныштырды. Ул шулай ук шәһәр судының бүгенге көн сулышы, эшчәнлеген дә яктыртып үтте. Федераль судья вазифасына яңа гына керешүче яшь белгеч буларак, Лилия Субботина тантаналы ант кабул итте.


-Судья буларак бурычларымны намус белән үтәргә, закон сагында уяу торырга сүз бирәм, - диде ул.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев, Азнакай шәһәр судының лаеклы ялдагы элеккеге рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова һәм коллегалары яшь белгечкә изге теләкләрен җиткереп, хәер-фатиха юлладылар.


Лиза НУР

Фото сайта aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр судына федераль судья итеп Лилия Субботина билгеләнде