Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр суды "Маяк" газетасы белән хезмәттәшлектә

Азнакай шәһәр суды белән районыбызда чыгып килүче "Маяк" газетасы арасындагы хезмәттәшлек, үзара элемтә инде шактый еллар дәвам итә. Чөнки максатыбыз уртак - халыкка суд эшчәнлеген бар яклап яктырту, канундагы яңалыклар белән таныштырып бару, азнакайлыларның күпсанлы сорауларына ачыклык кертү, гадел хөкем сагындагылар хакында бәян итү, Конституция тарафыннан билгеләнгән хокук, бурычларны суд...

Азнакай шәһәр суды белән районыбызда чыгып килүче "Маяк" газетасы арасындагы хезмәттәшлек, үзара элемтә инде шактый еллар дәвам итә. Чөнки максатыбыз уртак - халыкка суд эшчәнлеген бар яклап яктырту, канундагы яңалыклар белән таныштырып бару, азнакайлыларның күпсанлы сорауларына ачыклык кертү, гадел хөкем сагындагылар хакында бәян итү, Конституция тарафыннан билгеләнгән хокук, бурычларны суд утырышларыннан язмалар аша искәртеп тору. Бу нәүбәттән суд каршында 2005 елда "Фемида" матбугат үзәге төзелеп, ул уңышлы гына эшләп килә. Узган ел гына да "Фемида"ның 6 махсус чыгарылышында 24 язма дөнья күрде, болардан тыш, суд эшчәнлегендәге яңалыклар, аның иҗтимагый тормышы газета битләрендә аерым да чагылдырылып килде. Әйтергә кирәк, мондый да тыгыз иҗатташлык республиканың башка районнарында күзәтелми, ул безнең районда гына шулай. Азнакай "Фемида"сы республиканың тәҗрибә үзәгенә әверелде, дисәк тә һич тә арттыру булмас. 2014 елның окябрендә Казан Дәүләт Федераль университетында узган Татарстан район-шәһәрләр судларының матбугат секретарьлары киңәшмәсендә дә бу кат-кат ассызыкланды. Анда шәһәр суды һәм "Маяк" газетасының узара хезмәттәшлеге өлге итеп куелып, азнакайлылар тәҗрибәсе тирәнтен өйрәнелде.

Сишәмбе көнне Азнакайның гадел хөкем йортында үткән чираттагы "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә судның матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Темирбулатова чыгышында менә шулар бәян ителде, "Фемида" авторлары - федераль һәм җәмгыяви судьялар, суд хезмәткәрләре фикерләре тыңланды, газета журналистларының тәкъдим-киңәшләре җиткерелде.

-Республикада безнең тәҗрибәне өлге итеп кую - ул "Маяк" газетасы, җирле телевидение белән узара хезмәттәшлекнең күркәм нәтиҗәсе, -дип ассызыклады шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов. - Башкалар өчен Азнакай тәҗрибәсе махсус сәхифәләр, иҗади дуслык белән генә чикләнмәве белән дә кызыклы. Менә шулай ике коллективның еш кына чәй өстәле артына да җыелып, иҗади планнар коруы, бергәләп табигать кочагына ял итәргә чыгуларыбыз, спорт бәйгеләрендә катнашу, "галстуксыз" очрашулар үткәрүебез хакында республиканың суд органнарындагы коллегаларыбыз үзгә бер яңалык, ачыш буларак кабул итте. Бу дуслык киләчәктә дә дәвам итеп, шулай бердәмлектә, иҗади хезмәттәшлектә яшәргә язсын.

"Маяк" газетасы журналистлары соңгы елларда шәһәр суды коллективының районның иҗтимагый тормышында да активлаша баруына, үзешчән сәнгатькә тартылуына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә күп кенә эшләр башкарылуына басым ясамый кала алмады, әлбәттә. Бу башлангычлар өчен, сүз дә юк, болай да киеренке эшчәнлектә ( узган ел һәр федераль судьяга 88 эш карау туры килгән) вакытның һәм теләкнең дә булуы кирәк.

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә "Фемида"ны тагын да кызыклы итү юллары эзләнде. Әлеге иҗади эзләнеш нәтиҗәсен газета укучыларыбыз махсус чыгарылыш битләрендә тоймый калмас әле.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр суды "Маяк" газетасы белән хезмәттәшлектә