Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр суды хезмәт ветераннарын хөрмәтләде

Бу көнне эшкә барыбыз да бераз иртәрәк, бәйрәмчә киенеп, күтәренке кәефтә килдек. Күкрәкләрдә ге-оргий тасмалары җилферди, дул-кынлану кичерәбез. Ни дисәң дә, иң хөрмәтле кешеләр, кадерле кунак-ларыбыз - бала чак-лары, яшьлекләре Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән, озак еллар суд системасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз бе-лән очрашабыз бит. Бәйрәмчә бизәлгән...

Бу көнне эшкә барыбыз да бераз иртәрәк, бәйрәмчә киенеп, күтәренке кәефтә килдек. Күкрәкләрдә ге-оргий тасмалары җилферди, дул-кынлану кичерәбез. Ни дисәң дә, иң хөрмәтле кешеләр, кадерле кунак-ларыбыз - бала чак-лары, яшьлекләре Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән, озак еллар суд системасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз бе-лән очрашабыз бит.


Бәйрәмчә бизәлгән зал, борынгы матур көйләр хозурында әнә, хөрмәтле коллегаларыбыз, ос-тазларыбыз - Роза Кәримова, Асия Газизҗанова, Ләлә Хәкимоваларны каршы алабыз.


Очрашуга әзер-ләнгәндә төшерелгән видеороликта судьялар, аппарат хезмәткәрләре, техник персонал Җиңү бәйрәменә карата хис-кичерешләрен белдерә. Күңелләр нечкәргән, хисләр дулкыны ташый. Күпләребезнең күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Әйе, сугыш һәр гаиләгә афәтен салды, Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды.


Ә аннары инде сүзне ветераннарыбызга бир-дек.


Сугыш башланганда кечкенә Розага әле 7 ай гына була. Әтисен беренче көннәрдә үк фронтка алалар. Әниләре 5 бала белән ялгызы торып кала. Әле сабый гына булса да, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык елларын, әнисенең тәрәзәдән күзен алмый әтисен көтүен ул яхшы хәтерли.


- Сугышның ба-шыннан ахырынача иң каты бәрелешләрдә катнашып, безнең бәхеткә, исән-имин кайтты әтиебез, - дип сөйли Роза ханым. - Сугыштан соң да тормышлар бик авыр булды. Каменка авылындагы кечкенә өйдә ничә җан янына Ленинград блокадасы чорында килеп урнашкан гаиләне дә сыендырдык.


Роза Кәримова Азнакай халык судына 1965 елда эшкә килә һәм 35 ел суд утырышы секретаре булып эшли. Хәзер дә без аннан күп нәрсәгә өйрәнәбез, киңәшләрен алабыз.


Асия Газизҗанованың да бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән. Судта ул 45 ел хезмәт куя. Бөтен канцелярия эшләре аның өстендә була. Гади генә кирәк-яракка да кытлык, баракта бернинди уңайлыклар юк. Ул чакларда суд утырышлары да татар телендә алып барыла. Азнакай суды 8 тапкыр "Республиканың иң яхшы суд канцеляриясе" исеменә лаек була. Пенсия яшенә җиткәч тә Асия ханымны әле тиз генә җибәрмиләр, аның төгәллеге, бай тәҗрибәсе яшьләргә үрнәк итеп куела.
Сугыш чоры баласы Ләлә Хәкимова да бу чорларны күз яшьләре белән искә алды. Аның әтисе фронттан әйләнеп кайтмый. Ул кәлҗемә ашап үсүләре, ятимлекнең бар ачысы хакында сөйләгәндә һәркайсыбыз зур дулкынлану кичердек. Ләлә ханым 45 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, шуның 20 елын ятимнәр интернатында эшләп үткәрә. Лаеклы ялга чыккач, 6 ел суд коллективында хезмәт куя.


20 ел суд утырышы секретаре вазифасын башкарган янә бер ветераныбыз - Рәйфә апа Хәкимова сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, очрашуга килә алмады. Әлбәттә, бу көнне без судның беренче рәисе, 30 ел шушы вазыйфаны башкарган Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Рафаил Софинны да тирән хөрмәт белән искә алдык. Аннан эстафетаны кабул итеп алган, бүгенге көндә почетлы отставкада булган Мөсфирә Әбдрәшитова ветераннарыбызга те-ләкләрен телефон аша җиткерде.


- Иң мөһиме - ил-көннәр имин булсын. Украинада барган вакыйгалар безгә янә шуны искәртә. Никадәр авырлык-югалтулар хи-сабына безнең өчен яуланган бәхетнең кадерен белик, - дип йомгаклады очрашуны суд рәисе Йосыф Сәхапов.


Альбина Темирбулатова,

суд администраторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәр суды хезмәт ветераннарын хөрмәтләде