Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр прокуратурасы тыелган мәгълүмат урнаштырылган интернет-сайтларны блокировкалауга ирешә

Азнакай шәһәр прокуратурасы "Информация, информацион технологияләр һәм информацияне саклау турында" Федераль закон үтәлеше таләпләренең сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында тыелган су биологик коралларын әзерләү һәм файдалану турында мәгълүмат булган 30 сайт булуы ачыкланды.Шул ук вакытта аны теләсә кайсы интернеттан файдаланучы кереп карый да ала. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 нчы маддәсе...

Азнакай шәһәр прокуратурасы "Информация, информацион технологияләр һәм информацияне саклау турында" Федераль закон үтәлеше таләпләренең сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында тыелган су биологик коралларын әзерләү һәм файдалану турында мәгълүмат булган 30 сайт булуы ачыкланды.Шул ук вакытта аны теләсә кайсы интернеттан файдаланучы кереп карый да ала. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 нчы маддәсе буенча электроток кулланып, законсыз су биологик ресурсларын (балык) тоту өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Ә "Информация, информацион технологияләр һәм информацияне саклау турында" Федераль закон җинаять һәм административ җаваплылык каралган мондый төр мәгълүматны таратуны тыя. Бу уңайдан прокуратура мондый мәгълүматны Россия Федерациясендә таратуның тыелган булуы турында судка гариза җибәрде. Гариза каралу стадиясендә.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев