Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Сабан туенда иң-иңнәргә биш автомобиль тапшырылды

Сабантуй - халкыбызның һәр елны сагынып көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәренең берсе. Сабантуйлар уза башлаган чордан алып нинди генә үзгәрешләр булмаган, ә ул исә бүген дә милләтебезнең иң гүзәл бәйрәме булып кала. Туган тел, гореф-гадәтләребез кебек үк ул да гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр чакларда күңелен күтәргән, шатлык...

Сабантуй - халкыбызның һәр елны сагынып көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәренең берсе. Сабантуйлар уза башлаган чордан алып нинди генә үзгәрешләр булмаган, ә ул исә бүген дә милләтебезнең иң гүзәл бәйрәме булып кала. Туган тел, гореф-гадәтләребез кебек үк ул да гасырлар дәвамында халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр чакларда күңелен күтәргән, шатлык бүләк иткән, юаткан.

Узган якшәмбедә Азнакай шәһәр Сабан туе гөрләп узды.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйлар нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята.

Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып сабан батырлары, алдынгы авыл хезмәтчәннәре керде. "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан Флюр Җиһангиров, "Стәрле" җәмгыятеннән Илнур Җиһаншин, "Азнакай" АФ"ның Сарлы бүлекчәсеннән Илдар Пимуллин "Кыр батыры-2015" исеменә лаек булдылар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте.

Сабантуйга кунаклар да күп килгән иде. Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Кырым республикасының Бакчасарай район советы рәисе Рефат Дердаров,

Белоруссия Республикасының Гродненский өлкәсе Ивье районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Кузмич та азнакайлыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Биш айлык терлекчелек күрсәткечләре һәм язгы кыр эшләрен кыска срокта яхшы сыйфат белән башкарып чыккан "Таллы Бүләк" хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин, "Союз Агро" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Шәмсимөхәмәтов, "Азнакай" АФ" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Мөслимовка автомобиль ачкычлары тапшырылды. Район башлыгы Азнакай район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм станциясенә дә машина бүләк итте.

Шәһәр Сабан туен оештыруда "Президент белән бергә!" республика иҗтмагый хәрәкәте дә актив катнашты. Бу көнне мәйданда җәелдерелгән "Спортивный Татарстан" мәйданчыгында теләге булган һәркем ГТО нормаларын тапшырып, истәлек бүләкләренә лаек булды. Илнар Абдуллин 101 тапкыр гер күтәреп, халыкны таң калдырган булса, Зөлфия Гардеева 300 мәртәбә пресс качать итеп, барыбызны да "аһ" иттерде. Әлбәттә, әлеге чарадан район җитәкчелеге читтә калмады, азнакайлылар аларны аеруча зур кызыксыну белән күзәтеп, үзенең бәясен бирде.

Милли көрәш - Сабантуй бәйрәменең йөзек кашы. Быел да көрәш келәмендә алышлар киеренке барды. Милли бәйрәмебезнең абсолют батыры булып Митрәйдән Альберт Мамалимов танылды. Быел да автомобильне үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаучылар арасында уйнаттылар. Аңа 60 килограмм авырлыкта җиңгән азнакайлы Артур Солтанов ия булды.

Сабантуйдан тулырак репортажны газетабызның 10 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Сабан туенда иңиңнәргә баш автомобиль тапшырылды