Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында "Торак" янгын-профилактика операциясе үткәрелә

Газ хуҗалыгы хезмәте һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән бергә торак секторда янгыннарны кисәтү буенча эш алып барыла.

Статистика күрсәткәнчә, күпчелек янгыннар торак фондта күзәтелә.Янгынга каршы дәүләт хезмәте республика территориясендә "Торак" профилактика операциясе үткәрә. Газ хуҗалыгы хезмәте һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән бергә торак секторда янгыннарны кисәтү буенча эш алып барыла. 24 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре катнашында рейдларның чираттагысы Болгар, Яшел, Тукай, Нефтьчеләр һәм Хәсәнов урамнарын буенча узды. Янгын куркынычсызлыгы инженеры Регина Хөсәенова һәм инспектор Эльвира Сәлимҗанова биредә яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан очракта шәхси куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тараттылар.

 

24 нче янгын сүндерү бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев