Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының яшь имамнары 180 меңлек грантка ия була ала

(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Утырышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев һәм башка бүлек җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат үзәге. Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә...

(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Утырышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев һәм башка бүлек җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат үзәге.

Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның авылларда алып барган дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр.

Мәгълүм булганча, әлеге грант 2013 елда авылларда хезмәт куючы яшь имамнарга ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан мөфтие карары белән гамәлгә керде. Бүгенге көндә грант күләме 180 мең тәшкил итә һәм ул елга бер бирелә. Үткән елны әлеге грантка 90га якын белгеч ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының яшь имамнары 180 меңлек грантка ия була ала