Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының үләт базларында ветеринар-санитар таләпләр үтәлмәгән

Азнакай шәһәр прокуратурасы Дәүләт ветеринария инспекциясе белән берлектә район территориясендә ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында биотермик чокырларның ветеринар-санитария кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Мәсәлән, Әгерҗе авылындагы биотермик чокырда капкалар төзек түгел, траншея тулысынча казылып бетмәгән, инвентарь саклау һәм башка биналар юк. Шундый ук ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлмәү очраклары Әсәй, Әлкәй,...

Азнакай шәһәр прокуратурасы Дәүләт ветеринария инспекциясе белән берлектә район территориясендә ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында биотермик чокырларның ветеринар-санитария кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве ачыкланды. Мәсәлән, Әгерҗе авылындагы биотермик чокырда капкалар төзек түгел, траншея тулысынча казылып бетмәгән, инвентарь саклау һәм башка биналар юк.


Шундый ук ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлмәү очраклары Әсәй, Әлкәй, Балтач, Илбәк, Кәкре Елга, Мәсгут, Микулино, Сарлы, Сукаеш, Татшуган, Тымытык, Уразай, Урсай, Чалпы, Чубар Абдул авыл территорияләре үләт базлары һәм биотермик чокырларында да күзәтелә. Алга таба санитария таләпләре сакланмаса, бу туфрак пычрану, куркыныч авыруларның таралуына китерергә мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Азнакай шәһәр прокуратурасы әлеге хокук бозу очракларын бетерү турында район башкарма комитеты җитәкчелегенә гариза кертте.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының үләт базларында ветеринарсанитар таләпләр үтәлмәгән