Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының баш механизаторы

Авыл хуҗалыгы идарәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Гайсә Фатихов райондашларга яхшы таныш шәхес. Сарман районында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән малайга сугыш чоры балалары өлешенә төшкән ач-ялангач авыр тормышның, ятимлекнең ачысын тулысы белән татырга туры килә. Әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә...

Авыл хуҗалыгы идарәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Гайсә Фатихов райондашларга яхшы таныш шәхес.
Сарман районында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән малайга сугыш чоры балалары өлешенә төшкән ач-ялангач авыр тормышның, ятимлекнең ачысын тулысы белән татырга туры килә. Әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм Смоленск тирәләрендә батырларча һәлак була. Әнисе итәк тулы бала белән тол кала. Кечкенә Гайсә бәләкәйдән үк кул арасына керә башлый.
- Җидееллык мәктәпне тәмамлагач эшли башладым, колхоз малларын көттем. Колхоз идарәсе алып биргән күнитек беренче әйбәт аяк киемем булды. Ә беренче мәртәбә тамак туйганчы ашау бәхете Чаллыда механизаторлар әзерләү училищесында укый башлагач елмайды, - дип искә ала юбиляр.
17 яшендә ул квалификацияле механизаторга әйләнә. Тракторда да, комбайнда да җимертеп эшли. Тырышлыгы өчен партия өлкә комитетының һәм Министрлар Советының дипломы һәм ул чорның истәлекле бүләге - 6 өлгеле фуражка белән бүләкләнә.
Чистайдагы авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында 4 ел укып, дипломлы белгеч булып кайткач, туган авылында баш механик була. 1966 елда Азнакай районының авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә килә. Инженер-инспектор, өлкән инженер, "Гостехнадзор" инспекциясе җитәкчесе, идарәнең механизация бүлеге башлыгы, идарә начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелеп, 2000 елда лаеклы ялга чыга.
Гайсә Сәхипҗан улын мин районыбызның баш механизаторы дип беләм. Күп еллар дәвамында колхоз-совхозларның бөтен техникасын даими тикшереп тору, сабанчылар конкурслары үткәрү, урып-җыю комплексларына парад-смотрлар оештыру аның өстендә булды. Җыйнак гәүдәле, карап торышка дәһшәтле булмаган бу кешедән гади механизаторлар гына түгел, җитәкчеләр дә шүрләп тордылар. Чөнки техниканың сакланышына, төзеклегенә, ремонтның сыйфатына каты таләпләр куя иде. Тикшерү нәтиҗәләрен район газетасында гел яктыртып торды.
36 ел дәвамында "Маяк" газетасында басылган 170ләп язмасы белән тырышларны данлады, ялкауларны кызартты, алдынгы тәҗрибәне таратты Гайсә Сәхипҗанович. Намуслы тырыш хезмәте өчен РСФСР һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталарына, күкрәк билгеләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Г.С.Фатихов "Гостехнадзор" инспекциясен җитәкләгән дәвердә Азнакай районы, машина-трактор паркларына үткәрелгән республика смотр-конкурсларында 18 мәртәбә призлы урыннар алып, дипломнар белән бүләкләнде.
Эше күркәм кешенең тормышы да күркәм. Дүрт дистә ел укытучы булып эшләгән хатыны Алсу Галимҗан кызы белән 42 ел тигез гомер итәләр. Балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Гомерен игенчелеккә багышлаган Гайсә абый әле дә авыл хуҗалыгы мәшәкатьләре эчендә кайный. 2007 елдан бирле идарәнең ветераннар советына җитәкчелек итә. Бер төркем тынгысыз аксакаллар белән еш кына басу-кырларда, мастерскойларда булалар, районда кыр эшләренең барышын, техниканың әзерлеген, сыйфатның торышын тикшерәләр, яшьләргә киңәшләрен бирәләр. Аларның бай тәҗрибәсе бәһасез бит.
Нәсимә КАМАЛИЕВА,
район ветераннар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының баш механизаторы