Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында узган атнада 5 җинаять эше кылынган 3се ачыкланган

Узган атнада район биләмәсендә 5 җинаять эше кылынган, шуларның 3се ачылган. Тетвелево авылындагы бер йортның тәрәзәсен ватып кергән кешеләр йорт хуҗасын тукмыйлар һәм аның хәлсезлегеннән файдаланып, кәрәзле телефонын, 2 курткасын, велосипедын талап алып чыгып китәләр. Оператив тикшерү барышында җинаятьчеләрнең Чемодурово авылының өч кешесе булуы ачыклана. Аларның икесе элек тә суд...

Узган атнада район биләмәсендә 5 җинаять эше кылынган, шуларның 3се ачылган.
Тетвелево авылындагы бер йортның тәрәзәсен ватып кергән кешеләр йорт хуҗасын тукмыйлар һәм аның хәлсезлегеннән файдаланып, кәрәзле телефонын, 2 курткасын, велосипедын талап алып чыгып китәләр. Оператив тикшерү барышында җинаятьчеләрнең Чемодурово авылының өч кешесе булуы ачыклана. Аларның икесе элек тә суд җаваплылыгына тартылган булган. Таланган әйберләр хуҗасына кайтарылган.
9 декабрь төнендә шәһәрнең "Юлдаш" ширкәте гаражында дизель ягулыгы бушатканда ике Кәтем авылы кешесе тоткарлана. Тикшерү барышында каракларның ягулыкны "Җәлил УТТ"сының Кәкре Елга авылы янында торган "Т-170" тракторыннан урлаганнары ачыклана. Алар үз теләкләре белән "Стройконнектсервис" җәмгыятенең күзәтүчесез калдырылган экскаваторыннан шул ук төнне 2 аккумулятор батареясы урлаулары турында да белдерәләр.
Узган атнада ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 235 административ хокук бозу очрагын теркәгән.
Алар арасында исерек килеш машина белән идарә иткән 6, таныклызсыз килеш руль артына утырган 3 кеше тоткарланган. Балаларын махсус утыргычсыз йөрткән 9, тәрәзәләренә кара элпә ябыштырган 6, юлда кәрәзле телефоннан сөйләшкән 3, штрафларын түләмәгән 2 автомобиль йөртүчегә административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында узган атнада 5 ќинаять эше кылынган 3се ачыкланган