Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында сабанчылар һәм печән чабучылар бәйгесе узды

Җомга көнне "Герой Кәримов Ф. ис." (элеккеге "Чалпы") хуҗалыгында сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта, киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга,...

Җомга көнне "Герой Кәримов Ф. ис." (элеккеге "Чалпы") хуҗалыгында сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта, киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, җитмәсә вакытка да сыешырга кирәк иде.

Шул ук көнне азнакайлылар печәнгә дә төштеләр. Чалгыны да иң беренчеләрдән булып район һәм авыл хуҗалыклары җитәкчеләре алды. Беренче печән покосларын әнә шулай тирләп-пешеп чапкач, хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләнә дә хәзерләнә инде.

Сабанчылар ярышы күңелле спорт уеннары, җыр-моң белән кече Сабантуй бәйрәменә әверелде. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнеп, дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә җиңүчеләргә бүләкнең зурысы халкыбызның Сабан туе бәйрәмендә тапшырылачак.

Сабанчылар ярышыннан тулырак мәкаләбезне "Маяк" газетасының чәршәмбе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында сабанчылар һәм печән чабучылар бәйгесе узды