Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр җитди контрольдә

Мәгълүм булганча, Лениногорск районында бер гаиләдә әниләре белән бергә биш кечкенә баланың янып үлү вакыйгасы җаннарны тетрәндерде. Әлеге уңайдан, райондагы хәлләр белән кызыксынып, без 87 нче янгын сүндерү частенә шалтыратып алдык. Күз генә тимәсен, районда хәлләр тотрыклы саклана. - Районда күпбалалы гаиләләр һәм ялгызлар җитди контрольдә. Бу максаттан, район җитәкчелеге...

Мәгълүм булганча, Лениногорск районында бер гаиләдә әниләре белән бергә биш кечкенә баланың янып үлү вакыйгасы җаннарны тетрәндерде. Әлеге уңайдан, райондагы хәлләр белән кызыксынып, без 87 нче янгын сүндерү частенә шалтыратып алдык. Күз генә тимәсен, районда хәлләр тотрыклы саклана.

- Районда күпбалалы гаиләләр һәм ялгызлар җитди контрольдә. Бу максаттан, район җитәкчелеге белән берлектә янгыннарны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү төркемнәре төзелде. Алар ноябрь аеннан бирле җитди эш алып баралар, - дип хәбәр итте безгә янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Равил Хөсәенов.

Әлеге фаҗига һәммәбезгә дә сабак булсын. Битарафлыкка юл куймыйк. Тирә-юнебез, күршеләребезгә дә игътибарлырак булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр җитди контрольдә