Азнакай районында җимерек бинага тәрәзә аша кергәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан файдалану вакыты чыккан бина һәм корылмаларда закончалыкларның сакланышы тикшерелде. Тикшерү вакытында Түбән Стәрле авылында кулланылыштан чыккан авыл клубына тәрәзә аша кереп йөрү очраклары булуы ачыкланды. Бу хәл куркынычсызлык таләпләре һәм тиешле закончалыкларга туры килми. Җимерек клуб бинасына керү кешеләрнең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның тормышына куркыныч...
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан файдалану вакыты чыккан бина һәм корылмаларда закончалыкларның сакланышы тикшерелде. Тикшерү вакытында Түбән Стәрле авылында кулланылыштан чыккан авыл клубына тәрәзә аша кереп йөрү очраклары булуы ачыкланды. Бу хәл куркынычсызлык таләпләре һәм тиешле закончалыкларга туры килми. Җимерек клуб бинасына керү кешеләрнең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның тормышына куркыныч яный. Бу уңайдан шәһәр прокуратурасы тарафыннан Югары Стәрле авылы җирлеге башкарма комитетына җимерек бинага кереп йөрүне тыйган чаралар күрүне таләп итеп, дәгъва гаризасы җибәрде.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев