Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында чишмәләр торышын тикшерделәр

Җәй хозурына кергәндә, Сабантуйлар алдыннан, җирлегебездә булган чишмәләрне барлап, аларның хәл торышын тикшереп алу соңгы елларда матур бер гадәткә әверелде. Бу бик кирәкле гамәл. Ни дисәң дә чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булып тора, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе санала. Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп...

Җәй хозурына кергәндә, Сабантуйлар алдыннан, җирлегебездә булган чишмәләрне барлап, аларның хәл торышын тикшереп алу соңгы елларда матур бер гадәткә әверелде. Бу бик кирәкле гамәл. Ни дисәң дә чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булып тора, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе санала. Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычыбыз итеп куеп, аларның 100дән артыгын аерым коллективларга беркетте, 126 чишмәнең калганнары да гел үк караучысыз булырга тиеш түгел, суын эчкән шул ук җирлек кешеләренең үзләренең дә изге вазифасы.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җитәкчелегендәге махсус комиссия быел да чишмәләрнең торышын тикшереп чыкты. Рейд барышында уңай яклар да, тискәре күренешләр дә ачылып, аларны төзәтү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Чишмәләрнең күбесенә язга чыгу белән өмәләр оештырылып, аларның тирә-юне чүп-чардан чистартылган, монсы куандыра. Әйтик, Мәлбагыш авыл биләмәсендәге "Каенкай" (нефтьчеләр карамагында), Микулино авыл биләмәсендәге «Йолдыз» («Гарант» ҖЧҖ) чишмәләре тирә-юне яздан ук чүп-чардан җыештырылып, янәшәдәге корыган, карт агачлар киселеп тәртипкә китерелгән, тимер эшләнмәләре буялган, суларына лаборатория тикшерүе үткәрелеп, бу хакта баннерга мәгълүматлар язып эленгән.

"Сетевая компания"нең Азнакай филиалына беркетелгән Благодатное авылындагы "Малаховский» һәм «Студеный», «СМУ Актүбә» җаваплылыгындагы «Благодать», Павловка авылында «Азнакайнефть», Илбәк авыл биләмәсендәге Ирекле авылында ТСЖ «Квартал28», Каменка авылында үзәк сырхауханә карап-тәрбияләп торган «Наратлык", «Миңнеәхмәт чишмәсе», "Хәтер" чишмәләре, Әгерҗе авыл биләмәсендәге "Нури чишмэсе» («Инженерлык челтәре»), «Фәрдәнә» («Универсал-Строй»), «Бәллүр чишмәсе («Фривей»), «Яшьлек" («Землеотвод»), Балтачтагы Илгиз Хәбипов яңарткан «Әкрен тау чишмәсе» төзеклеге белән әллә каян күзгә ташланса, ә менә "Мирас" һәм "Зариф чишмәсе" КСТ-2000 һәм райпо җаваплылыгына беркетелгәннән бирле яңартылмаганнар. Сукаеш авыл биләмәсендәге "Югары оч чишмәсе" ("Татинтек-Татавтоматизация") районда иң тәртиптә тотылган чишмәләрнең берсе. Аны авыл халкы үзе дә карап, чистартып тора. Биләмә территориясендәге "Тургай тау", (ТСЖ "Восход"), "Дулкын" ("Перекрыватель) чишмәләренә дә ремонт үткәрелгән, корылмалары буялган. Татшуган авыл биләмәсендәге чишмәләрне шушы авылда туып-үскән Рафаил Хәйруллин бик матур итеп төзекләндергән булган. Алар хәзер дә яхшы хәлдә. Беркетелгән оешма-предприятиеләргә һәм авыл халкына язын-көзен чистартып кына торасы.

-Үз җаваплыкларындагы чишмәләрне карап, төзекләндереп торырга вакыт тапкан, чыгымнарын җәлләмәгән оешма-предприятиеләргә рәхмәттән башка сүз әйтерлек түгел, - ди чишмәләрнең бүгенге хәле турында безгә бәян иткән Рәмис Ханнанов. - Дөрес, араларында әле кул тимәгәннәре, яңартырга кирәкләре дә бар., "Союз-Агро", "КСТ-2000", "Азтрубстрой", райпо коллективларына беркетелгән чишмәләр игътибар-кайгырту сорый.

Чишмәләребез челтерәп агасы урында, зар елап ятмасын, җәмәгать. Суын эчәбез, хозурында рәхәтләнеп ял итәбез икән, аларны тәрбияли дә белик.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында чишмәләр торышын тикшерделәр