Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үтте

4 июль көне районыбызда "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үтте. Азнакаебыз тагын бер кат ут күршеләребезне һәм башка кунакларны киң колачларын җәеп каршылады. Инде биш ел рәттән үткәрелә торган әлеге фестиваль быел тагын бер баскыч өскә күтәрелеп, халыкара дәрәҗәсе исемен алды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы,...

4 июль көне районыбызда "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үтте. Азнакаебыз тагын бер кат ут күршеләребезне һәм башка кунакларны киң колачларын җәеп каршылады. Инде биш ел рәттән үткәрелә торган әлеге фестиваль быел тагын бер баскыч өскә күтәрелеп, халыкара дәрәҗәсе исемен алды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары, Башкортстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсе, Төркия, Кырымнан фольклор коллективлары катнашты.

Әлеге чара инде матур традициягә әверелгән "Чатыр тау җиле" исемле тетральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Кунакларыбыз мәгърур тауыбызга менеп, бик күңелле вакыт үткәргәннәр дип ышанып калам. Ә менә кичке программага бераз төзәтүләр кертәсе булды. Фольклор коллективлар чыгыш ясый торган Гала-концерт Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үтәргә тиеш булган булса да, табигатьнең үз планнары булган, күрәсең. Әмма райондашларыбыз да, кунакларыбыз да бер дә аптырап калмады, бәйрәмне Мәдәният йортында дәвам иттеләр.

Монда китте җыр-бию, монда китте уен-көлке, мин сиңа әйтим! Фестивальда яшьләр дә, олы абый-апалар да катнашты. Ләкин соңгыларына карап, бер дә олы дип әйтеп булмас. Аларның чыгышларын караганда ирексездән "Картаямени соң йөрәк" дигән юллар искә төшә. Әлеге абый-апалар күпчелек яшьләрнең борынына чиртерлек әле! Ә яшьләргә карата ни әйтәсең? Яшьлек ул һәрвакыт матур һәм сокландыргыч.

Концерт программасы да менә дигән булды. Сәхнәдә берсеннән-берсе моңлы, матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр куелды. Шулай ук театральләштерелгән номерлар да аз булмады. Аларның барысы да фестиваль куйган максатларга иреште: яшь буынга төрки халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихын бәян итте. Шулай ук катнашучыларыбыз кигән костюмнар бу эштә бик зур роль уйнады дип әйтәсе килә.

Бу матур чарада районыбыз башлыгы Марсель Шайдуллин да чыгыш ясады. Ул барлык кунакларны алга таба да бердәм, дус-тату булып яшәргә чакырды. Ә инде Фәрида Насыбуловна әлеге фествальнең әле яшь булуына карамастан, бик өметле киләчәк көтүен юрады. Аларның сүзләренә: "Амин, шулай булсын!" - дип әйтәсе генә кала.

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үтте