Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында бер төндә өч янгын чыккан. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Яңа ел бәйрәмнәре инде хәвеф-хәтәрсез, ут-күзсез генә үтеп китте, дип тынычланырга да өлгермәдек. 7 гыйнвардан 8 енә каршы төндә кызыл әтәч куәтен күрсәтеп тә куйды: районда берьюлы өч янгын булган. * Бер дежур сменада бу кадәр янгын булганы юк иде әле, - ди күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән...

Яңа ел бәйрәмнәре инде хәвеф-хәтәрсез, ут-күзсез генә үтеп китте, дип тынычланырга да өлгермәдек. 7 гыйнвардан 8 енә каршы төндә кызыл әтәч куәтен күрсәтеп тә куйды: районда берьюлы өч янгын булган.

* Бер дежур сменада бу кадәр янгын булганы юк иде әле, - ди күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Равил Хөсәенов. - Янгын сүндерүче егетләргә кара тиргә батып хезмәт куярга туры килде бу төндә.

7 гыйнварда кичке 20.00 сәгатьтә Актүбә бистәсендә чыккан янгында йорт верандасы яна. Торак өйгә дә зыян килә. Икенче янгын төнге сәгать 1.00 дә иске Азнакайдагы шәхси йортта чыга һәм икенче катка өлешчә зыян сала. Иң аянычлысы - Түбән Сукаеш авылында. Янгын 1962 нче елгы ир-атның гомерен алып китә. Янгыннарның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара. Әмма, бәйрәм көннәрендә бераз "тугарылып", янгын кагыйдәләрен истән чыгаруны кире кагып булмый. Нәкъ менә шушы чорда көннәр дә нык суытып җибәрде. Бу өйләрне кинәт җылытабыз, мичләрне кызурак ягабыз, электр җылыткычлардан күбрәк файдалана башлыйбыз дигән сүз. Бу елда кызыл әтәч хакимлек итүен онытмыйк! Ә кызыл әтәч иминлек кагыйдәләрен бозучыларны бер дә яратмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев