Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре семинары булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Азнакай районында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре семинары булды Семинар уздырылган "Марс" хуҗалыгында зәмһәрир суыкларда да маллар җылы су эчә, алларыннан төрләндерелгән сыйфатлы азык өзелми. (Азнакай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Татарстанның Азнакай районында алдынгы хуҗалыкларның берсе булган "Марс"та агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең узган елны йомгаклау семинары булды, диелә төбәкнең "Маяк" газетасында....

Азнакай районында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре семинары булды

Семинар уздырылган "Марс" хуҗалыгында зәмһәрир суыкларда да маллар җылы су эчә, алларыннан төрләндерелгән сыйфатлы азык өзелми.

(Азнакай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Татарстанның Азнакай районында алдынгы хуҗалыкларның берсе булган "Марс"та агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең узган елны йомгаклау семинары булды, диелә төбәкнең "Маяк" газетасында.

Семинарның биредә булуы юкка түгел, чөнки монда тәҗрибә уртаклашыр, алдагы елга эш алымнары үзләштерер өчен җирлек киң. Соңгы айларда гына сөт савып алуны тонна ярымга кадәр күтәргәннәр: һәр сөтлебикәгә 15-16шар литр туры килә. Моның сере әллә ни катлаулы түгел: терлекләрнең алдыннан төрләндерелгән сыйфатлы азык өзелми. Менә ничәнче ел инде хуҗалыкта сытылган арпа (аны тутырма дип тә атыйлар) кулланалар. Тупас азыкка караганда, малкайларга мондый җиңел һәм файдалы азыкны эшкәртү күпкә җиңелрәк һәм файдалырак та. Урамдагы зәмһәрир суыклар да куркытмый малларны, чөнки салкын утарларда да җылымса су килеп тора. "Мондый салкын көннәрдә җылы су терлек азыгын 25 процентка кадәр экономияли", - ди авыл хуҗалыгы аксакалы Миргасим Кәримов. Терлекчелек комплекслары чиста, заманча җиһазландырылган. Биредә яшь кадрлар бик теләп эшкә кала.

Хуҗалыкның башка объектларында да авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә үз эшләрендә кулланырлык алымнар күп. Барлык төр техника да җылы гаражларга урнаштырылган, аларның күбесе инде язгы кыр эшләренә тулы әзерлектә. "Марс"лылар берьеллыкларны түгел, нәкъ менә күпьеллыкларны игүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Чыгымнар да аз, берничә кат чабып алырга да мөмкин һәм маллар өчен дә файдалы, диләр. Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, марслылар үрнәгендә киләсе елга күпьеллык үләннәрне күбрәк чәчәргә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев