Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында 680 кешенең алиментлар буенча бурычы бар

Үз балаларына яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру, ашату-киендерү, башка хаҗәтләрен кайгыртудан качкан әти-әниләрне "күке" дими ни дисең?! Бу мәсьәлә хәзерге көндә аеруча актуальгә, социаль проблемага әверелә бара. Алимент шәхсән характердагы, әти-әнинең төп бурычы, ул аны бүтән беркем җилкәсенә дә аткара алмый. Аны алучы да шулай ук бу хокукын берәүгә дә тапшыра...

Үз балаларына яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру, ашату-киендерү, башка хаҗәтләрен кайгыртудан качкан әти-әниләрне "күке" дими ни дисең?! Бу мәсьәлә хәзерге көндә аеруча актуальгә, социаль проблемага әверелә бара. Алимент шәхсән характердагы, әти-әнинең төп бурычы, ул аны бүтән беркем җилкәсенә дә аткара алмый. Аны алучы да шулай ук бу хокукын берәүгә дә тапшыра алмый.

Россия Федерациясенең гамәлдәге закончалыгы белән гаиләгә һәм балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаять өчен җаваплылык каралган. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау нормаларының берсен РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе, 1 өлеше бәян итә. Башлыча, анда үзенең балигъ булмаган һәм балигъ булган, әмма хезмәткә яраксыз балаларын тәрбияләүдән баш тарткан затларны җавапка тарту турында сүз бара. Бүгенге көндә әлеге маддә санкциясе дүрт төр җәзаны үз эченә ала: 1 елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук срокка мәҗбүри эш, 3 айга кадәр сак астына алу яисә 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Алимент түләмәүчеләрне мәҗбүри эшкә тарту 2014 елның 1 гыйнварыннан билгеләнәчәк. Әгәр төзәтү эшләренә тарту җәзасы билгеләгәндә хөкем ителүче аны үзенең эш урынында да үтә алса, эшсезләр яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы билгеләгән җиргә куела, ә инде мәҗбүри эшкә тартылганда аны махсус үзәктә, ә бәлки әле башка төбәктә дә үтәргә туры килә.

Баласына алимент түләүдән баш тарткан ата-ана суд карары чыгарылып та, аны түләмәсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр инде ир белән хатын арасында бу мәсьәлә узара килешү нигезендә хәл ителгән икән, җаваплылык та аның нигезендә каралган.

2012-2013 еллар эчендә Азнакай шәһәр суды тарафыннан алиментлар юллап алу буенча 242 суд карары чыгарылган. Бүгенге көндә районда алиментлар бурычы булган 680 кеше бар. Алар арасында намуслылары, бер үк вакытта аны түләүдән катгый баш тартучылары да очрый. Соңгы ике елда җәмгыяви судьялар РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе, 1 өлеше нигезендә 49 җинаять эшен карап, балигъ булмаган балаларына матди кайгырту күрмәгән, ягъни алимент түләүдән явызларча качып йөргән затларга карата хөкем карары чыгарды. Аларның кырыгы ир-егетләр булса, калганы - ана исемен йөрткән хатын-кызлар. 45енә төзәтү эшләре билгеләнсә, 2се ирегеннән мәхрүм ителгән һәм тагын 2се иректән шартлы сынау срогы белән мәхрүм ителгән.

Суд практикасы күрсәткәнчә, әлеге төр эшләр буенча хөкем ителүчеләрнең күбесе хезмәткә яраклы, әмма эшләргә атлыгып тормаучы, вакытлыча эш өчен түләнгән хезмәт хакына яшәүчеләр. Күпчелеге, кем әйтмешли, типсә тимер өзәрлек 30-45 яшьтәгеләр. Ә бит кеше гомере чикле. Бүгенге нарасыйларыгыз бик тиздән үсеп җитәр, картлыгыгызда үзегезнең дә алар кулына, тәрбиясенә калуыгыз ихтимал. Тормышның әнә шул якларын да онытмасак, кешелекле булсак иде. Аерылышу, алиментка бирү белән бәйле суд утырышларында ир белән хатынның иң беренче чиратта матди якны, үз мәнфәгатен генә кайгыртырга тырышуы күңелдә борчу тудыра. Алар бу яман хәлләрнең балага никадәр зур яра ясавын уйлап та карамый. Ә инде баласына яшәү өчен алимент түләмәгәне аңа икеләтә зыян китерә: беренчедән, матди, икенчедән, ата-ананың җинаять җаваплылыгына тартылуы баланың алдагы язмышында да, шулай ук эшкә урнашканда тискәре чагылыш табарга мөмкин.

Маргарита Калиниченко, судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында 680 кешенең алиментлар буенча бурычы бар