Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Урманай авылында шигырь бәйрәме узган

Урманай авылында шигырь бәйрәме узды. Китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары, шагыйрә Илмира Сәлахова белән очрашу кичәсе оештырдылар. Күркәм шигырь бәйрәмендә шагыйрәнең "Болытларда нинди сер бар?" китабына кергән балалар дөньясын бик матур төсләр белән чагылдырган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Илмира Сәлахова үзенең яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләрен авылдашлары...

Урманай авылында шигырь бәйрәме узды. Китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары, шагыйрә Илмира Сәлахова белән очрашу кичәсе оештырдылар. Күркәм шигырь бәйрәмендә шагыйрәнең "Болытларда нинди сер бар?" китабына кергән балалар дөньясын бик матур төсләр белән чагылдырган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Илмира Сәлахова үзенең яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләрен авылдашлары хозурына тапшырды. Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Йолдызчык" балалар вокал ансамбле җырлары бәйрәмгә тагын да матурлык өстәде. Урманай авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров шагыйрәгә изге теләкләрен җыр аша җиткерде, иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев