Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Сабантуйлары Чалтаймаста йомгакланды

Ел да Сабантуйлар аен йомгаклап, Карамалы Елга (Чалтаймас) табигатьнең иң гүзәл почмагына - тау битендә үскән бөдрә каеннар, төз наратлар сәламләп каршы алучы, җиләләкләре аякка урала торган зифа таллы әрәмә аланына кунаклар җыя. Юкка чыкты дигән мөһер сугылса да, Гыймаевлар, Юнысовлар, Халиуллиннар, Таҗетдиновлар кебек ватанпарвәрләр тырышлыгы белән кабаттан яңарып, тагын...

Ел да Сабантуйлар аен йомгаклап, Карамалы Елга (Чалтаймас) табигатьнең иң гүзәл почмагына - тау битендә үскән бөдрә каеннар, төз наратлар сәламләп каршы алучы, җиләләкләре аякка урала торган зифа таллы әрәмә аланына кунаклар җыя.

Юкка чыкты дигән мөһер сугылса да, Гыймаевлар, Юнысовлар, Халиуллиннар, Таҗетдиновлар кебек ватанпарвәрләр тырышлыгы белән кабаттан яңарып, тагын да матураеп, бөтенәеп баручы бу авыл бәйрәменә әллә кайлардан ишетеп киләләр. Ундүрт ел дәвамында үз дәрәҗәсен һәм данын яулаган Карамалы Елга Сабан туе һаман саен яңа төсмерләр белән байый гына бара. Ярыш-бәйгеләрнең ниндиләре генә юк!

Иң кызыгы, күзгә яты, мөгаен, утын кисүчеләр ярышы булгандыр. Катыктан акча эзләүчеләрне карап та халыкның "эче катты". Ә инде ат чабышлары һич тә район Сабан туеннан ким булмады. Беркем кыенсынып-оялып тормады, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да, бала-чагалар да һәр уенга йөгереп чыкты. Чыкмаслык та түгел шул, бүләкләре бик кәттә! Хәтта көрәштә бил алышучыларны да ике тәкә көтә иде. Аның берсе читкә китсә, икенчесен шушы авыл егете Равил Халиуллин алды.

Үз юбилярларын һәм яңа туган сабыйны бүләкләргә дә онытмадылар.

Ә инде җыр-моңга килгәндә, ул елга булып агылды, көнозын тынып тормады. Районныкылар да, үз үзешчәннәре дә сандугачтан кимен куймады. Урынында түзеп тора алмаган тамашачылар көйгә чыгып биеп тә алдылар.

Узган елда Чалтаймасның 90-еллык юбилееннан репортажны да укыгыз

Узган ел Карамалы Елга үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтсә, быел ике атна элек кенә мәчеткә нигез ташы салынды һәм Сабан туенда аның төзелешенә акча җыю оештырылган иде. Бәйрәмнең олуг кунагы - "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бу изге эш өчен шәхсән 25 мең сум салды.

Азнакайның "Зәңгәр мәчет"еннән Нәфис хәзрәт тә Ураза башланган көнне хәердән кергән 25 мең сумны Карамалы Елга мәчете файдасына тапшырды. Шушы авыл егете, тамыры аерылса да, җаны биредә калган, һәрдаим ярдәменнән ташламаучы Әлмәт шәһәре хәрби комиссары Ришат Сабиров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар да үз өлешләрен кертте.

- Сабантуенда гына да йөз мең сумнан артык хәер-сәдака җыелды. Нефтьчеләр ярдәме белән авылыбыз күгендә мәчет манарасы балкыр дип ышанабыз. Без Азнакайдан күченгәндә биредә унлап кына йорт бар иде, хәзер утыз бергә җиттек. Ел саен 2-3 яңа нигез калка. Теләгән кешеләргә җир җитәрлек. Юлы, газы, челтерәп аккан чишмә суы бар, урыны җәннәт почмагына тиң. Мәчет тә авылның үсешен күздә тотып салына, - ди ел саен бәйрәмне оештыру өчен җан атып йөрүче Лена Гыймаева.

Изге айда башланган изге гамәлгә тормышка ашарга язсын. Мәчет янында балалар бакчасы да, мәктәбе дә калыксын. Барлык бәйрәмнәрне шулай бергәләп, бер гаилә булып үткәрергә өйрәнгән кече авылның киләчәге зур, йөзе матур булсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Сабантуйлары Чалтаймаста йомгакланды