Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Микулино авылында яңа медпункт ачылды

Узган җомгада Микулино авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Соңгы 2 елда гына районда шундый 6 модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Заманча җиһазлы, уңайлы, җылы итеп эшләнгән бу биналар авылның яме булып әллә кайдан балкып тора. Микулинода әлегә кадәр ФАП бинасы 2 чакрымнан артыкка сузылган урамның иң читендә булып, халыкка шактый уңайсыз,...

Узган җомгада Микулино авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Соңгы 2 елда гына районда шундый 6 модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Заманча җиһазлы, уңайлы, җылы итеп эшләнгән бу биналар авылның яме булып әллә кайдан балкып тора.

Микулинода әлегә кадәр ФАП бинасы 2 чакрымнан артыкка сузылган урамның иң читендә булып, халыкка шактый уңайсыз, күпләр өчен артык ерак иде. Яңасы авылның уртасында, башка социаль объектлар янәшәсендә урнашкан. Купшылыгы, җыйнаклыгы белән тыштан ук игътибарны җәлеп итә.

- Мәгълүм булганча, мондый модульле ФАПлар белән тәэмин ителеш Татарстан җитәкчелеге, Президентыбыз фәрманы нигезендә, махсус программаны тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Аларның безнең районда, "Нефтемаш" заводы тарафыннан җитештерелүе үзе бер горурлык уята. - диде тантананы ачып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. - Быел шундый бинаны Күктәкә авылында ачкан идек, хәзер менә Микулино авылы халкына шундый бәхет елмайды. Иң зур теләгем шул: бирегә чирләп түгел, ә күбрәк профилактикага, тикшерелергә килеп: "Сәламәтлегегез яхшы", дигән сүзләр генә ишетеп китәргә язсын!

Теләк-тәбрикләүләрне Әлмәт һәм Азнакай районнары сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре Равил Хәйруллин һәм Илдар Шиһапов дәвам итте.

Авыл халкының сәламәтлеге сагында торучылар, яңа медпунктны ачуда өлешен кертүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырган мизгелләр бәйрәмне тагын да бизәде.

Үзешчәннәрнең дәртле җырлары астында символик ачкыч тапшырылып, лента киселгәннән соң, халык бинаның эчен күрергә ашыкты. Ә анда аяк атларга куркырлык чисталык, пакълыкка, ялтырап торган яңа җиһазлар, беренчел медицина ярдәме күрсәтү җайланмаларына тап булып, гаҗәпкә калдылар.

- Ансы, шартларыбыз иске бинада да начар түгел иде. Ә монсы инде тагын да заманчарак. Күрәсез, һәммә нәрсә кул астында, - дип сөенече белән уртаклашты 21 ел Микулино халкына медицина хезмәте күрсәтүче фельдшер-акушерлык мөдире Руфия Герасимова. Уң кулы - шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәл Хәйруллинаны да "тырыш, йөгереп кенә йөри", дип мактап алды.

Яңа сихәтлек йортын ачу тантанасына җыелган авыл халкы да бик канәгать күренә.

- Элеккесенә бара-бара хәлләр калмый торган иде. Хәзер инде рәхәткә чыгарбыз. Шәфкать ияләребез дә бик яхшы. Безгә шундый уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәттән башка сүз юк, - дип куанычын белдерде пенсионер ханым Раиса Ушакова.

Лиза Нурлыева,

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Микулино авылында яңа медпункт ачылды