Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы һәм шәһәрендә 22 мартка хезмәт базарындагы хәл торышы

2016 елның 21 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 292 кеше тәшкил итте. Ел башыннан үзәккә 22 предприятиедән 55 кешене эштән азат итү турында мәгълүмат керде. Фактта штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән 6 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 кешегә азрак. 2016 ел башыннан...

2016 елның 21 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 292 кеше тәшкил итте. Ел башыннан үзәккә 22 предприятиедән 55 кешене эштән азат итү турында мәгълүмат керде. Фактта штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән 6 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 кешегә азрак.

2016 ел башыннан Азнакай мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр белән (эш эзләп, консультация алырга) 1319 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 672се эш эзләүче сыйфатында учетка алынды, 418 кеше эшкә урнаштырылды. 48 азнакайлы җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

720 граждан, шул исәптән 498 укучы профориентация хезмәте алды.14 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде. Хезмәт базарына яраклашу буенча 23 эшсез гражданга хезмәт күрсәтелде.

2 вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.

Районның хезмәт базарында хаҗәтлек булган һөнәрләр буенча укытуга 20 эшсез кеше җибәрелде.

Агымдагы елның 21 мартына мәшгульлек үзәгенә 312 вакансия барлыгы турында белдерелде. Эш бирүчеләр белдергән вакансияләрнең 25,3 проценты төзелештә, 19,9 проценты сәүдә, 18,3 проценты сәламәтлек саклау, физик культура һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә, 13,5 проценты авыл хуҗалыгында, 5,4 проценты мәгарифтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы һәм шәһәрендә 22 мартка хезмәт базарындагы хәл торышы