Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы һәм шәһәрендә 1 октябрьгә хезмәт базарындагы хәл торышы

Эшсезлек Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 0,93 процентын тәшкил итә. 9 ай эчендә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 29 предприятиедән 175 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 36 кеше мөрәҗәгать итте. Шушы тугыз ай эчендә эш эзләп һәм консультация өчен мәшгульлек үзәгенә барлыгы 10652 кеше...

Эшсезлек

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 0,93 процентын тәшкил итә.

9 ай эчендә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 29 предприятиедән 175 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 36 кеше мөрәҗәгать итте.

Шушы тугыз ай эчендә эш эзләп һәм консультация өчен мәшгульлек үзәгенә барлыгы 10652 кеше мөрәҗәгать итте.

Теләк кенә булсын, эш табыла!

Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша 1677 кеше эшкә урнаштырылды, 1157се - әлегә кадәр эше булмаган гражданнар, 520се - балигъ булмаган яшьтәгеләр. Аларның 952се үзәккә мөрәҗәгать иткән көннән алып, ун көн эчендә эш белән тәэмин ителде.

188 азнакайлы җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче 17 кеше, шул исәптән 3 инвалид, 6 күп балалы яки ялгызы гына яшәүче әти, әни, 8 пенсиягә яше җитеп килүче эшсез граждан вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.

7 эшсез гражданга үз эшләрен ачуны оештыруда мәшгульлек үзәге тарафыннан ярдәм күрсәтелде.

Һөнәр сайлауда ярдәм итәбез

1669 кеше профориентация хезмәте алды.

128 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде. Хезмәт базарында социаль яраклашу буенча хезмәтләр 270 эшсез гражданга күрсәтелде.

7 вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.

Эшче һөнәрен сайлыйлар

Мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәри курсларга 178 эшсез граждан җибәрелде. Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча барды: скважиналарга капиталь ремонт ясауда бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы, химик анализ лаборанты, нефть һәм газга скважиналарны эксплуатация һәм разведка буенча бораулаучы ярдәмчесе, буровойларга хезмәт күрсәтү буенча слесарь, товар операторы, күтәрткеч машинисты, буровойларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, тозсызландыру һәм сусызландыру җиһазлары операторы, скважиналарга җир асты ремонты слесаре, катлам басымын тоту операторы, слесарь-ремонтчы (нефть промыселы җиһазларын ремонтлау буенча), автомобильләр ремонтлау слесаре, токарь, фрезерчы, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, цемент агрегаты мотористы, күчмә пар җайланмасы машинисты, слесарь-сантехник, котельный операторы, каравылчы, пешекче, чәчтараш, тегүче.

"Интернет - озын гомер" проекты кысаларында быел пенсия яшендәге 40 граждан компьютер нигезләрен өйрәнү курсларын үтте.

Хәзерге вакытта 3 яшькәчә балаларын тәрбияләп, ялда булган, хезмәткә кайтырга җыенган 30 яшь әни һөнәри һәм өстәмә укыту программасы буенча үзләренең профессиональ компетенциясен үстерә алды.

Вакансияләр

2015 елның 1 октябренә мәшгульлек үзәгенә 332 вакансия барлыгы белдерелде. Белдерелгән бер вакансиягә 0,88 эшсез граждан туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы һәм шәһәрендә 1 октябрьгә хезмәт базарындагы хәл торышы