Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Карамалы фермасында заманча шартларда эшлиләр

Мөгезләрен кискәннәр икән бит аларның. Хәзер исә бозауларның мөгезләре үсмәсен өчен алдан ук чарасын күрәләр. - Моның уңай, файдалы яклары бик күп, - ди "Союз-Агро" ҖЧҖнең Карамалы бүлекчәсе мөдире Илсур Гомәров. - Белгечләр файдалы минералларның 30 процентының мөгезгә китүен раслаганнар. Димәк, 5 кило фураж бирәбез икән, аның 2 килосы әрәм...

Мөгезләрен кискәннәр икән бит аларның. Хәзер исә бозауларның мөгезләре үсмәсен өчен алдан ук чарасын күрәләр.
- Моның уңай, файдалы яклары бик күп, - ди "Союз-Агро" ҖЧҖнең Карамалы бүлекчәсе мөдире Илсур Гомәров. - Белгечләр файдалы минералларның 30 процентының мөгезгә китүен раслаганнар. Димәк, 5 кило фураж бирәбез икән, аның 2 килосы әрәм дигән сүз. Икенчедән, сыерлар бер-берсен сөзеп имгәтми. Сыер савучыларның да куркынычсызлыгы тәэмин ителә дигән сүз.
Семинарда катнашучы җитәкчеләр, белгечләр кызыксынып тыңлыйлар, чөнки биредә тәҗрибә уртаклашып, киләчәктә үз эшеңдә кулланырлык әйберләр бик күп. Монда сыерлар мөгезсез генә түгел, эчләрендә магнит та йөртәләр әле. Азык-төлек белән кергән тимерчыбык һәм башка шундый организм өчен куркыныч әйберләр шул магнитка җыелып, малларның гомерен саклап кала икән. Өстәмә ит һәм сөт, бозау дигән сүз. Малларның көрлеге һәм чисталыгына сокланмый мөмкин түгел. Әллә инде, семинар буласын белеп, мунчалалап шампунь белән юып, алдан әзерләнеп торганнармы? Һич юк. "Кичә әйттек тә, бүген килдек", - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Тәлгать Хафизов. Ә чисталыкның сәбәбе гади генә: малкайларның астына көн саен чиста салам җәелә. Хәтта калган азык-төлекне дә җентекләп җыеп алып, икенче көнне яңасын салалар биредә. Ә сыерлардан калганны үгезләргә ашаталар. Шуңа да монда чип-чиста. Меңләгән сыер бар димәссең, тирес исе бөтенләй юк. Фермалар көнозын яктыртылып тора. Бактың исә, караңгылык сыерларның сөтен киметә икән. Ә иң мөһиме, биредә үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле белгечләр командасы оешкан. Баш табиб Максим Суслов, аның ярдәмчесе Альберт Логанов; ясалма орлыкландыручылар: Люция Мирзасалихова, Фирүзә Баһманова; учетчы Венера Асманова; бригадирлар Артур Якупов, Җәмил Гомәров үз эшләренең чын осталары. "Безнең сыер савучыларыбызның берсен яхшы, икенчесен начар эшли, дип әйтерлек түгел. Барысы да хезмәт алдынгылары", -ди Илсур Ягъфәрович.
Карамалы фермасында 1880 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 850се - савым сыерлар. Көнгә 11 тонна сөт савып алалар. Бу бер сыерга уртача 15,5 литр дигән сүз.
Ферма 47 кешене эш белән тәэмин иткән. Заманча хезмәт шартлары булгач, югары эш хакы түләнгәч, бирегә яшьләр бик теләп эшкә киләләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов Карамалыларның эшен үрнәк итеп күрсәтеп, терлекчелек тармагын табышлы итү юнәлешендә бөтен мөмкинлекләрне барлап, тырышып эшләргә чакырды. Малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллануның бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Аның борчылуы юкка түгел. Бар көчен куеп тырышып эшләүче хуҗалыклар белән рәттән, бармакка-бармак та сукмыйча, кәҗә сөте савып районны артка сөйрәүчеләре дә күп.
Район һәм хуҗалык җитәкчеләре, әлеге тармак өчен җаваплы затлар катнашында кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә терлекчелек буенча семинарлар алга таба да дәвам итәчәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Карамалы фермасында заманча шартларда эшлиләр