Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы кафесында законсыз алкоголь продукциясе сатканнар

Татарстан Республикасында 10 июльдән 20 июльгә кадәр легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус ункөнлек игълан ителде. Аның максаты - республика шәһәр һәм районнарында исерткеч эчемлекләрнең законсыз рәвештә сатыла торган урыннарын ачыклау һәм юкка чыгару. Бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләре дә билгеле инде. Мәсәлән, 10 июль көнне республиканың алкоголь инспекциясе...

Татарстан Республикасында 10 июльдән 20 июльгә кадәр легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус ункөнлек игълан ителде. Аның максаты - республика шәһәр һәм районнарында исерткеч эчемлекләрнең законсыз рәвештә сатыла торган урыннарын ачыклау һәм юкка чыгару. Бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләре дә билгеле инде. Мәсәлән, 10 июль көнне республиканың алкоголь инспекциясе вәкилләре Азнакай район башкарма комитеты, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Азнакай шәһәрендә махсус тикшерү уздырды. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге кафеларның берсендә лицензиясез исерткеч эчемлекләр белән сату иткәнлекләре ачыкланган һәм кафе хуҗасына административ эш кузгатылган. Легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сатудан алынган.

Кайбер торак пунктларында, авылларда шәхси йортлар һәм фатирларда законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сату да зур борчу тудыра.

Республикада контрафакт аракы эчү нәтиҗәсендә агуланып үлүчеләр саны арта бара. Бер-берегезгә игътибарлы һәм сак булыгыз, битараф калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы кафесында законсыз алкоголь продукциясе сатканнар