Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Үчәлле авылында әниләрне хөрмәтләделәр

Мәдәният йорты - ул күңел ачу урыны гына түгел, авыл халкының җыелышу, аралашу урыны да. Иң мөһим вакыйгалар, бәйрәмнәр, күңелле кичәләр шунда уза. Авылыбызда таланлы җырчыларыбыз, биючеләребез, юмор осталарыбыз күп. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре бер гаилә булып эшлиләр, кызыклы, эчтәлекле чараларны уздырып кына торалар. Әниләр көнен бәйрәм итәргә...

Мәдәният йорты - ул күңел ачу урыны гына түгел, авыл халкының җыелышу, аралашу урыны да. Иң мөһим вакыйгалар, бәйрәмнәр, күңелле кичәләр шунда уза. Авылыбызда таланлы җырчыларыбыз, биючеләребез, юмор осталарыбыз күп. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре бер гаилә булып эшлиләр, кызыклы, эчтәлекле чараларны уздырып кына торалар.

Әниләр көнен бәйрәм итәргә җыелган халык та ниндидер яңалык көтте. Ә ул бар иде. Ишектән килеп керүгә, матур итеп бизәлгән фойеда авыл рәссамы Сирин Кадыйровның шәхси күргәзмәсе яныннан битараф кына узып китеп булмый. Матур картиналарны үзләренә алырга теләүчеләр дә күп булды.

Әниләр бәйрәмен Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөбәйрә Хаҗиева ачып җибәрде. Башка еллардан аермалы буларак, быел 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әниләргә аеруча игътибар бирелгән. Сәхнә түрендә: авылның иң авыр тармакларында хезмәт куйган, гаиләдә дә үрнәк булып, Ана исемен горур йөртүчеләр. Алар арасында Рәйсә Фәррахова, Гөлфания Сөнгатуллина, Лия Сөнгатуллина, Сәвия Хикмәтова, Әдибә Биккина бар. Алар барысы да сәхнә түреннән урын алды. Залда исә аналарның балалары, оныклары, кайткан кунаклар, туганнар, авылдашлары.

Әниләрне авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина, район советы депутаты Шамил Хафазетдинов котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Депутатыбыз юбилярларга күчтәнәч-бүләкләрне дә мулдан алып килгән иде. Әниләрне якыннары, балалары да тәбрикләде. Алар чәчәккә күмелде, керфек очларына күз яшьләре эленде. Болар шатлык һәм хөрмәттән иде.

Җырчыларыбыз Эльвира, Салават, Раушания, Искәндәрнең җырлары күңелләрне нечкәртте. Сәхнә түрендә утырган 75 яшьлек Гөлфания апаның җырлавын исә тамашачылар басып алкышладылар. Район конкурсларында катнашып, танылып өлгергән яшь биюче игезәк кызларыбыз Гөлназ һәм Гөлчәчәк, Миләүшә, Рәзилә, Рәмилә, Дилә әбиләренә зур бүләк ясадылар.

Сугыш ветераннары - өч әни турында да онытмадылар бу көнне. Әнием Җүвәйрә Мортазинага багышланган чыгышымны тамашачы тын да алмыйча тыңлап утырды.

Мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Алекян ярату, бер-береңә хөрмәт, яшәү мәгънәсе турындагы күтәренке нотадагы җыры белән кичәнең тәмамлануын белдерсә дә, ике сәгатьтән артык дәвам иткән бәйрәм тамашасыннан халык тарала алмыйча торды. Һәркем үзенең рәхмәтен җиткерергә ашыкты.

Римма МОСКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Үчәлле авылында әниләрне хөрмәтләделәр