Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнар белән таныштырды

Узган елның 30 декабрендә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Маяк» газетасы, җирле һәм республика радио-телевидение журналистларының барлык сорауларына да җавап бирде, узган елга нәтиҗә ясады, җәмгыять, райондагы төп проблемаларга карата фикерен белдерде. «Елга йомгак ясаганда, артка борылып карыйсың, эшләгән эшләрне барлыйсың, проблемаларны күздән үткәрәсең, киләчәккә...

Узган елның 30 декабрендә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Маяк» газетасы, җирле һәм республика радио-телевидение журналистларының барлык сорауларына да җавап бирде, узган елга нәтиҗә ясады, җәмгыять, райондагы төп проблемаларга карата фикерен белдерде. «Елга йомгак ясаганда, артка борылып карыйсың, эшләгән эшләрне барлыйсың, проблемаларны күздән үткәрәсең, киләчәккә планнар корасың. Бу - табигый хәл. Гомумән алганда, 2013 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен уңышлы булды дияргә мөмкин. Нинди генә өлкәне алсаң да, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы ­ барысында да үсеш күзәтелә. Үсеш булгач, нәтиҗәсе дә бар. Хак бәяне халык бирә, шуңа без алга тагын да зуррак планнар куеп, аңа омтылырга, бердәм эшләргә тиеш. Сез, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмыйсыз, матбугат чаралары аша яктыртып киләсез. Район җитәкчелеге районның һәм шулай ук республиканың һәр вакытлы басмасы, телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, киләсе елда да шулай үзара хезмәттәшлек, элемтәләр дәвам итәр, дигән өметтә калабыз", ­ - диде ул очрашуда.

Аеруча актуаль дип тапканнарын, күпчелекне кызыксындырган сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

- Марсель Зөфәрович, 2013 ел республикада Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы булды. Бу уңайдан башкарылган эшләргә дә тукталып китсәгез иде.

- Экология елы безнең алга җитди һәм бик мөһим булган бурычлар куйды.
2013 елда табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны башкару өчен җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум күләмендә акча каралган иде. Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елында шактый эшләр башкарылды. Сулыкларны саклауга багышланган чаралар үткәрелде, Кара елга, Сыза елгаларының экологик халәте яхшыртылды, яр буйларын төзекләндерү буенча эш алып барылды. Зиратларны чистарту, яңарту, полигоннар төзү, парклар булдыру, агачлар утырту, оешма-предприятиеләр ярдәмендә чишмәләрне төзекләндерү... - болар барысы да халык иминлеге өчен эшләнә. Әлбәттә экологияне саклау, төзекләндерү чаралары бер елда гына тәмамланырга тиеш түгел. Бу өлкәдә башкарасы эшләребез әле күп. Һәркем табигатьне саклауга үз өлешен кертеп, булдырылган уңайлыкларны сакласын иде.

- Актүбә бистәсендә мега-ферма төзелеп килә. Ул кайчан сафка басар? Бу сорау бигрәк тә биредә эшкә урнашырга теләүчеләрне кызыксындыра.

- Актүбә бистәсендә төзелүче мега-ферма 3800 баш савым сыерга исәпләнгән. Киләсе елда язга таба аның беренче партиясе - 1 мең баш савым сыер белән эшне башлап җибәрергә планлаштырабыз. Бу үз чиратында яңа эш урыннары булдыруда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә уңышларны тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Якынча гына исәпләгәндә дә 40-50ләп кеше эшле булачак. Айлар,еллар узган саен эш мәйданы киңәя, эш урыннары да арта тора дигән сүз.

- Тымытык авылында "Гаилә фермалары авылы" проектына киңрәк тукталсагыз иде.

- Әлеге проект 20-25 ләп ферманы, эшкәртү сәнәгате объектларын үз эченә ала. Районда бизнес, эшмәкәрлек, фермерлык хәрәкәте зур тизлек белән алга бара. Әлеге проект та моның ачык мисалы. Республика күләмендә беренче адым буларак, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бу идеяне хуплап кабул итте. Ул экологик, икътисади проблемаларны уңай хәл итәргә дә мөмкинлек тудырачак. Иң мөһиме - авыл халкы эшле булачак, авыллар сакланачак дигән сүз. Ә азнакайлыларга сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк.

- ТР Премьер министры урынбасары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай районында узган зона семинарында республика авылларында кешенең кимүе, хезмәт хакларының аз булуын әйтте.

- Районда авыл халкын эшле итү, хуҗалык итүнең кече формаларын саклап калу максатында күп эш башкарыла, төрле программалар эшли. 4 баш савым сыеры булганнарга савым аппараты, яшь гаиләләргә бозаулар бүләк итү шушы ярдәм чараларының берничәсе. Әле шушы көннәрдә генә 8 савым аппараты тапшырдык. Мал асраучыларны терлек азыгы белән тәэмин итү юнәлешендә дә шактый эш эшләнә. Хуҗалык җитәкчеләре белән бергәләп халыкка фураж, салам, печәнне мөмкин булганча арзанрак бәядән бирергә тырышабыз. Төрле авыллар бар. Мәсәлән, Стәрле авылында савым сыерларның саны узган елда 200 башка артты.

Көн-төн эшләүче авыл хезмәткәренең эше лаеклы бәяләнергә тиеш. Без аларның хезмәт хакын 15 меңгә җиткерү бурычын куйдык.

- Азнакайга икмәк даны кайтты, терлекләрнең баш саны арту, ит-сөт җитештерүдә һәм башка өлкәләрдә уңышларыбыз күз алдында. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп җитештерү-икътисади күрсәткечләре рейтингы буенча Азнакай урталыкта тора.

- Моны дөрес аңларга кирәк. Биредә берничә күрсәткеч: рентабельлек, 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә җитештерелгән сөт, кредиторлык әҗәтләре ... барысы да исәпкә алына. Ә кайбер хуҗалыкларның бурычлары бик күп. Рейтинг күрсәткечләре буенча соңгы ике елда урталыкка менгәнбез икән, бу үзе үк зур плюс. Беренчеләр рәтенә басу өчен ел саен менә шулай 5-6 процентка артыграк эшләргә кирәк. Һәм моңа зур ышаныч бар.

- Узган ел районда күп кенә социаль объектлар калыкты. Балалар бакчаларына чиратны киметү буенча да шактый эш башкарылды. Быел бу юнәлештә планнар нинди?

- Былтыр шәһәребезнең яңа микрорайонында 140 урынлык заманча балалар бакчасы, 8 нче мәктәпнең буш бинасында "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме, соңгы елларда 3 авылда балалар бакчалары ачылды. Бу безгә мәктәпкәчә учреждениеләргә чират мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирде. Шөкер, районда демографик хәл елдан-ел яхшыра. 2013 елда аннан алдагы елга караганда 92 бала күбрәк туды. Реконструкция ясап, балалар бакчасы итеп үзгәртерлек биналарыбыз бар. Шулай ук Яңа Юлда ике төркемлек модульле балалар бакчасы ачарга ниятлибез. Анда фельдшер-акушерлык пункты, спорт мәйданчыгы да булачак. Халык белән очрашуларны да биредә уздырырга уйлыйбыз.

Җәй аенда "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексы, уку елы башына яңа микрорайонда заманча мәктәп тапшыру планлаштырыла.

- 2013 елда районның халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә шактый яңалыклар булды: Чубар Абдул һәм Түбән Якый авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды, алтысына капиталь ремонт ясалды. Үзебезнең "Нефтемаш" заводы җитештергән күчмә стоматология кабинетлары нәтиҗәле эшләп килә, хәер, аларны күпләп санарга булыр иде. Киләсе елда сәламәтлек саклау өлкәсен нинди үзгәрешләр көтә?

- Сүз дә юк, сәламәтлек саклау өлкәсе җитди игътибар таләп иткән тармакларның берсе. Узган ел бу өлкәгә җирле бюджеттан да, нефтьчеләребездән дә ярдәм зур булды. Сез әйтеп киткәннәрдән тыш, "Ашыгыч ярдәм" станциясенә ремонтланды үтте, үзәк сырхауханә бүлекләрендә тәрәзә-ишекләр алыштырылыды. Актүбә психоневрологик диспансерына, авыллардагы ФАПларга ремонт ясау өчен җирле бюджеттан миллион, моннан тыш, административ-хуҗалык чыгымнарына миллионнан артык сум акча бүлеп бирелде. Яңа ел алдыннан гына стационар маммограф аппараты кайтарылды, әлегәчә бу тикшерүне үтәргә азнакайлыларга Әлмәт шәһәренә барырга туры килә иде. 2014 елда Актүбә, Чалпы амбулаторияләренә ремонт ясау, Күктәкәдә модульле ФАП ачу күздә тотыла. Мәндәй авылында да медицина хезмәте күрсәтү өчен шартлар яхшырачак. Гемодиализга баручыларга Бөгелмәгә йөрү өчен мөмкинлекләр тудыру дәвам итә. Гомумән, халыкның сәламәтлеген саклауны төп бурычыбыз итеп куябыз һәм алга таба да бу юнәлештә эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә алып барылыр.

- Диспансеризация үткән 21-36 яшьлекләр арасында - 59 кешедә, 39-60 яшьлекләр арасында - 912 кешедә, 60 яшьтән өстәге 1750 кешедә йөрәк-кан йөреше авырулары булуы ачыкланган. Федераль программа нигезендә үзәк сырхауханәнең башка бүлекләрендәге кебек кардиология бүлегендә дә койка-урыннар кыскартыла. Ә авырулар күп. Бу урыннарны саклап калу мөмкинлекләрен табып булмыймы?

- Белгәнебезчә, республикада сәламәтлек өлкәсендә модернизацияләү программасы тормышка ашырыла. Төп максат - матди-техник базаны үстереп, амбулатор дәвалау мөмкинлекләрен арттыру. Әлеге максаттан заманча җиһазлар кайтарту, беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү юллары эзләнә. Программа кысаларындагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, стационардагы авыруларның 20 проценты гына биредә дәваланырга мохтаҗ. Калган 20 проценты дәвалануны ФАП, амбулатория, поликлиникаларда үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, безнең илдә кешеләр авыру килеп чыккач кына табибка мөрәҗәгать итә. Диспансеризация дә (быел аны 7 мең кеше үтте) әнә шуны күрсәтте. Ә бит һәр кеше үз сәламәтлеген иң беренче чиратта үзе кайгыртырга тиеш. Тәмәке тарту, эчү кебек яман гадәтләр, физкультура, спорт белән мөмкинлекләр булып та шөгыльләнмәү, кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау күп кенә чирләргә нигез тудыра. Вакытында профилактик чаралар күрелсә, кешеләребезнең сәламәтлеге күпкә яхшырак булыр иде.

Койка-урыннар, кызганычка каршы, федераль программа нигезендә кыскартыла. Әмма без әлеге мәсьәләне һәрьяклап карый-өйрәнәбез, ничек тә аны халыкка уңай хәл итү, һичьюгы социаль урын-койкаларны саклап калу юллары эзләнә.

- Районыбызны алга җибәрүдә нефтьчеләр керткән өлешне ничек бәялисез?

- Әгәр дә районның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?!

Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә - инфраструктура үсеш ала, юллар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, торак йортлар салына һәм ремонтлана, яңадан-яңа ял парклары, балалар мәйданчыклары барлыкка килә. Соңгы елларда гына да йөзү бассейны булган Сәламәтләндерү үзәге, спорт һәм тренажер заллары белән "Алтын алка" боз сарае һәм башка шундый күп кенә социаль объектлар сафка бастырылды. Әлеге эчкерсез ярдәмнәре өчен без "Татнефть" компаниясенә, аерым алганда "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимовка зур рәхмәтле.

Тагын да мөһиме - Азнакай биләмәсендә эшчәнлек итүче дистәгә якын нефть предприятиесе шәһәр һәм районның меңләгән кешесен эш белән даими тәэмин итә. Бу, үз чиратында, халыкның матди хәлен, тормыш, яшәү шартларын яхшыртуда зур этәргеч булып тора.

Әгәр дә бүген шәһәребез төзек, яшеллеккә күмелгән һәм гөлбакчага әверелгән, авылларыбызга электр, газ, су кертелгән, юллар салынган, мәктәп, мәдәният йортлары ремонтланган, һәр җирдә тулы канлы тормыш кайный икән - бу уңышларга ирешүдә нефтьчеләр керткән өлеш гаять зур. Нефтьчеләр белән эшлекле элемтәләребез алга таба да дәвам итәр дип ышанам.

- Яңа еллар җитә башласа, халык торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре тагын да артыр дип борчыла башлый. Түләүләр дәлилләп булмаслык югары. Аларны бераз булса да киметү юллары юкмы?

- Торак-коммуналь хуҗалыгы Азнакайда гына түгел, илдә иң зур проблемаларның берсе. Халык белән бергә эшләп, алар белән очрашулар уздырабыз, аңлату эшләре алып барып, әлеге мәсьәләне без күз уңында тотабыз. Торак милекчеләр ширкәтләре белән сөйләшүләр алып барабыз, аларның эшчәнлеге һәрдаим контрольдә. Билгеле булганча, бер ара халык арасында гомумйорт ихтыяҗлары белән бәйле вәзгыять шактый кискенләшкән иде. Алар әлеге хезмәт өчен түләүләрнең күләме зур булудан зарланды. Халык белән актив эш алып бару нәтиҗәсендә, ОДН күрсәткечләрен киметүгә ирештек. Районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча мохтаҗларга (инвалидлар, ветераннар һ.б) адреслы ярдәм дә күрсәтелеп тора.

- Яшьләрне районда калдыру, аларны эш белән тәмин итү өчен нинди чаралар күрелә, программалар эшли?

- Бүгенге көндә районга табиблар, укытучылар, төзүче, авыл хуҗалыгы белгечләре, эшче көчләр җитми. Без "иллегә-илле" программасы булдырдык, ягъни кирәкле белгечлеккә укуның яртысын район бюджеты күтәрә. Укучыларга вуз сайлаганда, хезмәт базарында сорауга ия һөнәр бирә торганнарына тукталырга киңәш итәр идем. Мәктәптә очрашулар вакытында да шул хакта аңлатырга тырышабыз.

Былтыр 36 яшь гаилә авылда йорт төзеп, эшкә калды. Аларга дәүләттән 1 млн 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Хуҗалыкта 10 ел эшләгәннән соң, йорт аларның шәхси милкенә күчәчәк.

Май, икмәк заводларын, базарны саклап калу, яңа ачылган объектлар йөзләгән кешегә эшле булырга ярдәм итте.

Үз эшеңне ачу өчен дә дәүләт программалары күп, бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк, ә без, үз чиратыбызда, һәрчак ярдәм итәргә әзер.

Сәгать ярым вакытка сузылган иркен аралашу вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе социаль өлкә, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы, яшьләр сәясәтенә бәйле булса да, очрашуның темасы моның белән генә чикләнмәде. Район башлыгына юлланган сораулар арасында Азнакай районын Башкортстан белән тоташтыручы юл һәм күпер торышына, ПАТП эшчәнлегенә, эшмәкәрлекне үстерүгә һ.б кагылганнары да бар иде. Бер сүз белән әйткәндә, журналистлар тормышыбызның төрле почмакларына күз салырга өлгерде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнар белән таныштырды