Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Актүбә бистәсеннән башкаларга да тәҗрибә алырлык

Районның иҗтимагый берләшмәләре һәм урыннардагы социаль учреждениеләр, җәмәгатьчелек активистлары белән оештырылган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре дәвам итә. Аның чираттагысы Благодатное авылындагы күпфункцияле үзәктә Актүбә бистәсе, Бирючевка, Микулино, Чемодур авыллары биләмәләре активы белән барды. Сөйләшүне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Биләмә башлыклары чыгышларында халык белән эшчәнлек чагылдырылды. Актүбә бистәсендә...

Районның иҗтимагый берләшмәләре һәм урыннардагы социаль учреждениеләр, җәмәгатьчелек активистлары белән оештырылган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре дәвам итә. Аның чираттагысы Благодатное авылындагы күпфункцияле үзәктә Актүбә бистәсе, Бирючевка, Микулино, Чемодур авыллары биләмәләре активы белән барды. Сөйләшүне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.

Биләмә башлыклары чыгышларында халык белән эшчәнлек чагылдырылды. Актүбә бистәсендә районның үзендәге кебек һәр оешма билгеле план нигезендә, максатчан эш алып бара. Бу нәүбәттән ветераннар, хатын-кызлар советлары, инвалидлар җәмгыяте җитәкчеләре үз тәҗрибәләрен сөйләп узды. Төрле милләт вәкилләре татулыкта, аралашып, бик матур яшәгән актүбәлеләрдән гореф-гадәтләребезне саклауда, заманча яңалыклар кертүдә башкалар да үрнәк алырлык чаралар, эш алымнары бик күп. Районның иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә шуны ассызылады.

Бу атнада мондый эшлекле дә, файдалы да булган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләрен Кәкре Елга һәм Чалпы мәдәният йорталарында уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Актүбә бистәсеннән башкаларга да тәҗрибә алырлык