Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә ярдәм итә

Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә өлкәннәр тормышын яхшырту буенча төрле эшләр башкарыла.

Җылылык сезонына әзерлек алып барылган әлеге көннәрдә социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә ярдәм итә: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тәрәзәләре юыла, җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан җылыту  һәм газ приборлары тикшерелә.

– Өлкәннәребезнең шәхси йортларда яши. Һәркемнең кар яуганчы йорт яны территориясен тәртипкә китереп каласы килә. Социаль хезмәткәрләр монда да ярдәмсез калдырмый. Аларның тырышлыгы белән җиләк-җимеш, яшелчә уңышы да вакытында җыеп алына, йорт яны территориясе дә ялт итеп кала, – ди өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мокъсинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев