Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район юлларында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 13 хәбәр алынган, Аларның тугызы "кайнар эз"дән ачылган. Гадәттәгечә, җинаятьләрнең күпчелеген урлашу очраклары тәшкил итә. 17 октябрь көнне билгесез затлар, Ленин урамында урнашкан кибеткә кереп, 230 мең сумлык оргтехника һәм 11300 сум акча урлап чыгалар....

Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 13 хәбәр алынган, Аларның тугызы "кайнар эз"дән ачылган. Гадәттәгечә, җинаятьләрнең күпчелеген урлашу очраклары тәшкил итә.

17 октябрь көнне билгесез затлар, Ленин урамында урнашкан кибеткә кереп, 230 мең сумлык оргтехника һәм 11300 сум акча урлап чыгалар. Биредә видеокүзәтү дә, сак та булмый. Узган атнада шулай ук махсус стоянкаларга куелмаган автомобильләрдән аккумулятор һәм ягулык урлап көн күргән өч кеше кулга алынган. Алар бүген шундый биш җинаять кылуда гаепле дип табылган. Оператив-тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада район юлларында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше каза күргән. Дүрт кешенең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район юлларында 28 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән