Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район ветераннар советының барлык райондашларга мөрәҗәгате

Газиз кешеләребез, якыннарыбыз күмелгән зиратлар барыбыз өчен дә иң изге урын. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип тикмәгә генә әйтелмәгән. Һәр язда, бигрәк тә Җиңү бәйрәмен каршылаганда, әлеге мәңгелек йортларыбызны чистартып, тәртипкә китерәбез, төзекләндерәбез. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, бу матур гадәтебезгә аеруча җаваплы карап, аны югары дәрәҗәдә башкарып...

Газиз кешеләребез, якыннарыбыз күмелгән зиратлар барыбыз өчен дә иң изге урын. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип тикмәгә генә әйтелмәгән. Һәр язда, бигрәк тә Җиңү бәйрәмен каршылаганда, әлеге мәңгелек йортларыбызны чистартып, тәртипкә китерәбез, төзекләндерәбез. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, бу матур гадәтебезгә аеруча җаваплы карап, аны югары дәрәҗәдә башкарып чыксак иде. Район ветераннар советы җирлегебездәге барлык иҗтимагый оешмаларны (күпсанлы әфган һәм чечен сугышы ветераннары, аучылар, һәвәскәр балыкчылар, умартачылар, хатын-кызлар, ир-егетләр... оешмалары һәм берләшмәләре) барлык райондашларыбызны бу атнадагы май бәйрәмнәренә туры килгән ял көннәрендә өмәләргә чыгып, һәр торак пунктында зиратларыбызны тәртипкә китерүдә катнашырга чакыра.

Бердәмлектә - көч, диләр, изге урын саналган зиратларны әнә шулай бергәләп иске агач-куаклардан, чүп-чардан чистартып, чәчәк орлыклары да сибеп куйсак, тиздән алар яшеллеккә, гөлгә күмелеп, бу игелекле гамәлебез кадерлеләребез рухларына дога булып барыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район ветераннар советының барлык райондашларга мөрәҗәгате