Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 17 мең гектарында яки 25 процентында (мәгълүматлар 5 майга) эш башкарылган инде. Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Габдрахманов Л.Г.", "Мөстәкыймов ис.", "Чатыр тау", "Закирова Л. Ә.", "Тукай", "Гыйльманов А.М.",...

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 17 мең гектарында яки 25 процентында (мәгълүматлар 5 майга) эш башкарылган инде.
Азнакайлылар республика буенча алдынгылар өчлегендә. Арпа, солы, борчак, бодай кебек бөртеклеләр, берьеллык үләннәр чәчелә. "Габдрахманов Л.Г.", "Мөстәкыймов ис.", "Чатыр тау", "Закирова Л. Ә.", "Тукай", "Гыйльманов А.М.", "Таллы Бүләк", "Марс", "Кәлимуллин И.А", "Чалпы", "Азнакай"АФ" хуҗалыкларында чәчү эшләре аеруча оешкан төстә, югары темплар белән башкарыла.
- Игенчеләребезнең кәефе яхшы, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Яңгырлар явып үтте, җирдә дым бар. Әмма апрель айлары яңгырлы булса да, эссе көннәр туфракны тиз киптерә, дым югала. Шуңа да язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкару, кыска срокта тәмамлау өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Көн белән төнне аермыйча игенчеләребез тәүлеккә 4 әр мең гектар җирдә чәчү эшләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара