Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Наилә Хәернасова янында булды

Аның әлегә иң зур хыялы - сыйныфташлары белән бергәләп парта артында утырып дәрес тыңлау, аякларына ныклап басып укытучы сорауларына җавап бирү. Аның да яшьтәшләре белән тәнәфестә шау-гөр килеп, дөньясын онытып уйныйсы-шаярасы килә... Әмма... Наилә боларны эшли алмый, чөнки әлегә аяклары бераз "киреләнеп", аны "тыңламыйчарак" торалар. Тик кыз бу халәтенең вакытлыча...

Аның әлегә иң зур хыялы - сыйныфташлары белән бергәләп парта артында утырып дәрес тыңлау, аякларына ныклап басып укытучы сорауларына җавап бирү. Аның да яшьтәшләре белән тәнәфестә шау-гөр килеп, дөньясын онытып уйныйсы-шаярасы килә... Әмма... Наилә боларны эшли алмый, чөнки әлегә аяклары бераз "киреләнеп", аны "тыңламыйчарак" торалар. Тик кыз бу халәтенең вакытлыча гына булуын бар күңеле белән тоя, әнә бит әнисе дә: "Наиләбез сихәтләнеп, үсеп, киләчәктә үзе дә башкаларга ярдәм кулы сузарлык табиб булачак!", - дип бернинди икеләнүсез гел-гел әйтә килә.
Беренче кызы - Миләүшәсе кебек үк дүрт саны төгәл, тупырдап торган тагын бер кызы - Наиләсенең дөньяга килүе Гөлнараны икеләтә бәхетле итә. Әнә шулай сөенечкә, бала мәшәкатьләренә уралып, очынып йөри ул. Бәла көтмәгәндә килә: 40 көнлек булуга, сабый тирән йокыга тала. Медицинада бу халәт летаргия дип атала, әлеге серле авыруның сәбәпләре һаман да билгесез. Азнакай табибларының ашыгыч эш итүе һәм балага Лениногорскида күрсәтелгән медицина ярдәме белән баланың гомере саклап калына. 10 ай сырхауханәдә дәвалану узалар.
- Нарасыемның сәламәт булачагына тамчы да шикләнмәдем, - дип сөйли Гөлнара ханым. - 10 айда тәпи атлап китте, 1 яшьтә сөйләшә башлады,..
Ләкин... Мәкерле авыру яшеренеп кенә яткан икән: бөтерчектәй җитез, ягымлы, сөясе генә килеп торган бала 4 яшендә кисәк кенә аксый башлый. Сабыен кочагына кысып, ана кабаттан сырхауханә юлын таптый башлый. Табиблар авыруның 30 төрле сәбәбен таба, һәр белгеч үз юнәлешендә дәвалап карый. Тора-бара аяклар гына түгел, куллар да "тыңламый" башлый...
- Әлегә бернинди операция ясарга ярамый. Авырлыгы нормадан шактый ким бала организмы аны күтәрә алмый, тазарсын, көч җыйсын, - диләр.
Инде сабыр булырга өйрәнеп беткән ана белән бала икәүләп көч җыялар. Хәер, икәү генә түгел, Наилә өчен җанын бирергә әзер торган әбисе Галимә белән апасы Миләүшә дә бар бит әле. Ә әти кеше... язмыш сынавы аның өчен артык авыр булган...
Һәр елны 1 сентябрьдә кулына чәчәкләр тотып Наилә якыннары озатуында мәктәпкә ашыга. 3нче мәктәпнең дүртенче сыйныфында аны быел да бик сагынып, кочак җәеп каршы алдылар. Укытучылар үзләре өйгә килеп укыткач, сыйныфташлары белән сирәк күрешергә туры килә шул кызга. Ә аралашырга бик ярата ул. Әнә, җәй көне әбисе белән урам бәйрәменә баргач, район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән танышкан иде. Күзләре янып, мөлаемлыгы белән үзенә тартып торган кызчыкка:
- Наилә, мин синең янга кунакка киләм әле, - дип вәгъдә иткән иде ул.
Менә бит, сүзендә торды, бу араларда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән күрешеп, өйләренә барып хәлләрен белешеп йөргән Марсель Зөфәр улы чәршәмбе көнне Наилә Хәернасова яшәгән фатирның да ишеген шакыды.
Назлы карашына күмеп, җылы кочагына алды ул аны. Күчтәнәчен тапшырып, хәл-әхвәлен сорашты.
- Синең нинди дә булса хыялың бармы, Наилә?
Аның әнә шулай якын итеп, ихластан биргән соравыннан бераз югалып та калды. Тыйнак, ипле кызчыкның аркасыннан сөеп, җитәкче "абый" сүзен дәвам итте:
- Хәзер әйтергә теләмәсәң, син аны миңа кәгазьгә язып хат итеп җибәр, яме?! Яңа ел җитә, теләк-хыялларның кабул булган чагы...
Бу сүзләрдән күзенә яшь тамчылары эленгән Гөлнара ханым инде болай да район җитәкчеләренең, социаль яклау бүлегенең зур ярдәм-игътибарын тоеп яшәүләрен, хөкүмәтнең дә кайгыртуын тезеп китте:
- Елына 2 тапкыр Чаллыга юллама алабыз, әле җәйдә Алабугада дәваландык. Районда үткәрелгән чараларның берсеннән дә калдырмыйсыз, гел ярдәм итеп торасыз. Бу көннәрдәге бәйрәмгә чакыруыгызны да алдык, тик бара гына алмыйбыз - Чаллыдагы тернәкләндерү үзәгенә китәбез. Әле менә 3нче мәктәпкә пандуслар куелачагын әйтеп тә сөендердегез. Депутатыбыз Илфат Фәрхуллин да кичә генә кереп, күчтәнәч-бүләкләрен калдырып чыкты...
Наиләнең оста, тәмле итеп шигырь сөйләвенә сокланып туярга өлгермәдем, ул мине берсеннән-берсе затлырак чыккан кул эшләнмәләре белән янә шаккатырды. Без кибетләрдән акчага сатып алган сувенирлар - җәнлек-җанвар сыннарын, курчакларны камыр, кәгазь ишедән ул үзе ясый. Сәйләннән үргән чәчәкләр нәни куллар җылысын бөркеп әнә ничек күз явын алып тора! Яңа ел чыршысына да Наиләнең үз куллары белән җан өргән Кар кызы менеп кунаклар. Яңа ел - күңелләрдә яңа өмет-хыяллар кабынган чак. Наиләнең дә теләкләре кабул булыр, һичшиксез. Җитәкче "абый" да шулай диде бит...

Лиза НУР, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Наилә Хәернасова янында булды