Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район авыл хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү буенча комиссия тикшерүләре узды

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү буенча республика комиссиясе тарафыннан тикшерүләр узды. Бу -урып-җыю кампаниясе алдыннан була торган традицион комбайннар парадына әйләнде. Әнә "Азнакай"АФ" җәмгыятенең ялтырап торган 24 комбайны (аларның бишесе өр-яңа TORUM- 750 комбайннары) тигез рәткә тезелеп куелган. Комбайнчыларның да кәефләре яхшы. Тымытык бүлекчәсенең алдынгы...

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү буенча республика комиссиясе тарафыннан тикшерүләр узды. Бу -урып-җыю кампаниясе алдыннан була торган традицион комбайннар парадына әйләнде.

Әнә "Азнакай"АФ" җәмгыятенең ялтырап торган 24 комбайны (аларның бишесе өр-яңа TORUM- 750 комбайннары) тигез рәткә тезелеп куелган. Комбайнчыларның да кәефләре яхшы. Тымытык бүлекчәсенең алдынгы һәм тәҗрибәле комбайнчысы Илнур Ибраһимов үзенең болай да елкылдап торган "Ибрай" исемле комбайнын әледән-әле сөрткәләп ала:

- Армиягә киткәнче дә комбайнда эшләдем, кайткач та ике дә уйлап тормыйча шунда утырдым, - ди ул. - Тырышып, күңелемне биреп эшлим. Минем 10 мең центнердан да ким суктырганым булмады. Төрле конкурсларда да җиңү яулап килдем. Шуларны да истә тотып, өр-яңа комбайн бирделәр әнә үземә. Басуда, тузан эчендә йөргән кебек тә түгел. Бар да заманча, уңайлы, компьютеры, кондиционеры, суыткычы бар. Адым саен туктап, бушатып йөрисе дә юк, чөнки бункерлары да бик зур.

- Мин ел саен урып-җыю чорында Сарлы бүлекчәсенә килеп эшлим, - дип сүзгә кушыла Башкортостаннан Зөфәр Минзахиров. - Нигә килмәскә ди. Хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Гомумән, миңа монда район һәм үзебезнең хуҗалык җитәкчесе Винарис Мифтаховның эшче кадрларга игътибарлы, ярдәмчел булуы бик ошый. Ипекәйләр шулкадәр матур күренә. Куанып эшлисе генә килеп тора.

Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре басуда түгәрәкләнеп, алда торган мөһим урып-җыю кампаниясе, проблема-бурычлар хакында сөйләшеп, фикер алышып алдылар.

- Игенкәйләр матур булып өлгереп килә. Безнең бурыч - аларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу. Урып-җыю чорында проблемалар тумасын, тоткарлыклар булмасын өчен янә бер кат техникаларны җентекләп тикшерергә, хәрби әзерлектә булырга кирәк, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. Ул шулай ук барлык технологияләрне саклап бик матур әзерләнгән хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга олы рәхмәтен белдерде.

Изге теләкләргә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина кушылды.

- Язгы чәчүме, урак алдыннан булсынмы, азнакайлылар һәрчак яхшы әзерлектә була, барлык күрсәткечләр буенча да республика буенча алдынгы урында баралар. Менә бу комиссия тикшерүләре вакытында да алар үзләрен бик яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Игенче-механизаторлар район җитәкчелегенең дә ныклы ярдәмен, игътибарын тоеп яшиләр.

Менә чараның иң әһәмиятле, мөһим чоры килеп җитте. Комбайннарны берәм-берәм "энә күзеннән" уздырдылар. Урында ук ашлыкны суктырып та карадылар. Әмма, комиссия әгъзалары комбайннардан коелган бөртекләрне таба алмадылар диярлек. Комиссия техниканың әзерлеген тикшергәндә комбайннарның комплектацияләнгән булуына, машинистларның йөртү документлары-рөхсәтләре, таныклыклары булуга һәм аларның квалификация дәрәҗәсенә игътибар иттеләр, техника иминлеге таләпләренең һәм нормаларының үтәлеше, янгынга каршы күрелә торган чаралар белән таныштылар. Әзерлек яхшы, афәрин! Алда торган сынауларны да шулай яхшы гына узарга язсын!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район авыл хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү буенча комиссия тикшерүләре узды