Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай радиосөючеләре һәрчак эфирда

Һавага каршы оборона авиациясе көне уңаеннан радисөючеләрнең активлык көннәре үтте. Анда Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай клубы да актив катнашты. Үзләренең позывнойлары белән шәһәребез исемен бар дөньяга таныттылар. Бүген 9 нчы урта мәктәптә иң активларны бүләкләү тантанасы булды. Районда бара торган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чараның башында директор урынбасары...

Һавага каршы оборона авиациясе көне уңаеннан радисөючеләрнең активлык көннәре үтте. Анда Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай клубы да актив катнашты. Үзләренең позывнойлары белән шәһәребез исемен бар дөньяга таныттылар.

Бүген 9 нчы урта мәктәптә иң активларны бүләкләү тантанасы булды. Районда бара торган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чараның башында директор урынбасары Елена Бойчук илебез авиациясе тарихы белән таныштырды.

Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнехуҗа Гапделхаков та чакырулы иде. Ул 1933 елда Баланлы Бүләк авылында туган. Мәктәптән соң хәрби авиация училищесында белем ала һәм Венгрия, Польша, Көнбатыш Украина, Чехословакия, Ерак Көнчыгышта Кытай чигендә булган хәрби конфликтларны чишүдә катнаша, кыюлыгы өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Отставкага чыккач, туган якларына кайта. Ул укучыларга үзенең хезмәт юлын, нинди ракеталарда очканын, илебез азатлыгын ничек саклаулары турында сөйләде. Ватанны яратырга һәм спорт белән дус булырга чакырды. Сиксән яшьтән өлкән булса да, көн саен 4-5 чакрым чаңгыда йөри, һәр иртә физзарядка ясый икән ветеран. Шуңа да төз гәүдәле, һич үз яшен бирмәссең.

Әлеге чараның тагын бер дәрәҗәле кунагы - Азат Мөхәммәтҗанов. Ул Бөгелмәдән, 1985-87 елларда Одессада һавага каршы оборона авиациясе частендә элемтәче булып хезмәт иткән.

- Малай чакта велосипед белән аэропортка барып, самолетлар карарга ярата идем. Очучы булырга хыялландым. Менә балачак хыялымны тормышка ашырып, самолетлы булдым һәм очарга өйрәнәм, - диде ул.

Азат Мөхәммәтҗановны Азнакай белән дә шул очкычы бәйли, ул безнең аэродромда тора. Радиоэлемтәчеләренең якын дусты Азат Мөхәммәтҗановка һәрдаим ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

- Балаларның кызыклы шөгыльләре булса, компьютер каршында гына утырмаслар иде. Радиотүгәрәк киләчәктә һөнәр сайлаганда да файдалы: очучы булсаң да, аэропортларда диспетчер булсаң да, космонавт булсаң да элемтәче эшен белү кирәк, - диде.

Оборона спорт-техника җәмгыятенең җирле бүлеге җиткәкчесе Гәрәй Хәмидуллин мондый балалар радиотүгәрәгенең республикабызда беренчеләрдән булып Азнакайда оешуын билгеләп үтте һәм Ринат Вәлиев кебек энтузиастларның күбрәк булуын теләде.

Укучылар өчен иң кызыклы мизгел - бүләкләү өлеше булгандыр. 9 нчы мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары Милана Закуановага, Эльза Мирзасалихова, Рания Шәйдуллинага дипломнар тапшырылды. Активлык көннәрендә иң күп очконы Милана тараткан булып чыкты.

- Орчык кадәр генә булса да, урындыкка утырып та тормады, баскан килеш кенә эфирга чыкты, - ди җитәкчеләре Ринат Вәлиев. - Гомумән, 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллинга зур рәхмәтлемен. Ул түгәрәк оештыру турында идеяны хуплап алды, ярдәм итеп тора, укучылары да бик актив.

Азнакай радиосөючеләре март аенда узачак Татарстан чемпионатында катнашырга җыеналар. Узган ел өченче урынны алган булганнар инде, быел беренчелеккә өметләнәләр. Апрельдә Россия чемпионатыннан да читтә калмаячаклар. Шулай булгач, Азнакай һәрчак радиоэфирда!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай радиосөючеләре һәрчак эфирда