Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай радиосы – туган як авазы

Азнакай радиосы эшли башлау - узып баручы елның истәлекле һәм шатлыклы вакыйгасы. Һәр көнне безгә район хәбәрләрен массакүләм мәгълүмат чараларында озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган журналистлар Ләйсән Габдуллина һәм Гөлназ Бәдертдинова тавыш операторы Илнур Вәлиуллин ярдәмендә җиткереп торалар. Алар Яңа елга нинди уй-кичерешләр белән керүләрен уртаклаштылар. -Район башлыгы Марсель Шәйдуллин...

Азнакай радиосы эшли башлау - узып баручы елның истәлекле һәм шатлыклы вакыйгасы. Һәр көнне безгә район хәбәрләрен массакүләм мәгълүмат чараларында озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган журналистлар Ләйсән Габдуллина һәм Гөлназ Бәдертдинова тавыш операторы Илнур Вәлиуллин ярдәмендә җиткереп торалар. Алар Яңа елга нинди уй-кичерешләр белән керүләрен уртаклаштылар.
-Район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән быел 18 мартта 107.1 FM ешлыгында якташларыбыз беренче тапкыр җирле "Азнакай" радиотапшыруын тыңладылар. Шул көннән алып, иртәсен, көндезен һәм кичен район тормышына кагылышлы һәр мәгълүмат, үткәрелгән һәр чара төгәл итеп, тиз арада тыңлаучыга барып ирешә.
Бүгенге көндә егермегә якын тапшыру өстендә эшлибез. Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән әңгәмәне үз эченә алган "Кунак йорты", районның талантлы шәхесләре турында сөйләүче "Синең кешеләрең, Азнакай", авыл яшәешен чагылдырган "Авыл офыклары" тапшыруларын тыңлаучылар яратып кабул итте. Район халкын борчыган сораулар һәм аларга җитәкчеләрнең җавапларыннан төзелгән тапшыруларыбыз да эфирда даими рәвештә яңгырап тора. Шулай ук төрле җитештерү өлкәләре - нефть һәм газ сәнәгате, медицина, сәнгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы - берсе дә игътибардан читтә калмый. Программаларыбызда районның сәләтле башкаручылары, шагыйрьләренең иҗат җимешләре дә урын ала. Радио тыңлаучылардан безгә җылы эчтәлектәге хатлар килә. Шалтыратып, тәкъдим-киңәшләрен әйтүчеләр шактый. Димәк, безне халык тыңлый, ярата. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Азнакай" радиосы үзенең лаеклы урынын табуга без шатбыз һәм Яңа елга яңа планнар, ак хыяллар белән керәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай радиосы – туган як авазы