Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокурорлары имин булмаган балаларны тәрбиягә алды

Балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышын район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Анда шәһәр прокуроры, мәктәп директорлары, район оешма-учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, җәмәгатьчелек тәрбиячеләре катнашты. - Районның социаль-икътисади мәсьәләләре арасында яшь буынны тәрбияләү аеруча өстенлек алып тора, җитди...

Балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышын район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Анда шәһәр прокуроры, мәктәп директорлары, район оешма-учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, җәмәгатьчелек тәрбиячеләре катнашты.


- Районның социаль-икътисади мәсьәләләре арасында яшь буынны тәрбияләү аеруча өстенлек алып тора, җитди бурычларыбызның берсе санала. Чит балалар булмый, безгә аларның һәркайсы якын, кадерле, - дип башлады сүзен киңәшмәне ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

- Җирлегебездә имин булмаган 67 гаилә бар, аларда 120 бала тәрбияләнә. Алар безнең һәрчак күз уңында, игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу нәүбәттән, белгәнебезчә, 2008 елның декабрендә республикада "Җәмәгатьчелек тәрбиячеләре турында" Закон кертелде. Аның нигезендә безнең районда да җәмәгатьчелек тәрбиячеләре институты төзелеп, ул инде үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә дә башлады. Алар исәптә торган һәр яшүсмергә беркетелде. Бу эштә шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев җитәкчелегендә прокуратура хезмәткәрләре аеруча инициатива күрсәтә.


Район башлыгы җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең үз вазифаларына теләк белән алынуын һәм аңа җаваплы карауларын билгеләп үтте. Эшчәнлекләренә ай саен комиссия утырышларында хисап тоталар, проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзли, фикерләшәләр.
Яшүсмерләр арасында хокук бозуларга, наркотикларга каршы профилактика, төрле яшьләр программалары, сәламәт яшәүгә багышланган акцияләр кысаларында күптөрле чаралар үткәрелеп килә.

Әмма нинди генә эш алып барылмасын, бала төп тәрбияне, иң беренче нәүбәттә, гаиләдә ала. Ата-ана үрнәгендә үсә. Әгәр аларның икесе дә даими эчә, балаларына гамьсез икән, мәктәп, җәмәгатьчелек алып барган эш-тырышлык кына әллә ни нәтиҗә бирә алмый. Шуңа күрә дә гаиләләр белән элемтә, гаилә мөнәсәбәтләре институты булдыру, предприятие-оешмаларда алар белән ныклап торып эшләү кирәк. Утырышта төп әһәмият шуңа бирелде.


Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан быелның 9 аенда 617 беркетмә каралган, аларның 402се балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналарга карата төзелгән. Бүгенге көндә КДНда 72 яшүсмер исәптә тора. Беркетмәләр, нигездә, урлашу, чит милекне юкка чыгару, вак хулиганлык, җәмәгатьчелек урыннарында эчү һәм спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле.


Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәевнең чыгышы да менә шул яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллануы һәм алар белән алып барылган эшчәнлек, профилактик чаралар турында булды. Әлеге җитди мәсьәлә буенча фикер алышу барды.


Җәмәгатьчелек тәрбиячеләре - район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов, шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең үзләренә беркетелгән яшүсмерләр белән алып барган тәрбияви эшчәнлеге турында информацияләре тыңланды. Үз чыгышында шәһәр прокуроры җәмәгатьчелек тәрбиячеләре эшенең мөһимлеген, балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәүче, тискәре тормыш рәвеше алып баручы ата-аналарга каты чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.
Соңыннан утырышта хокук бозган ата-аналарга, балигъ булмаган балаларга карата төзелгән административ беркетмәләр тикшерелде.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокурорлары имин булмаган балаларны тәрбиягә алды