Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай "Приют"ында соңгы тугыз ай эчендә 674 кешегә хезмәт күрсәтелгән

Мәгълүм булганча, 2013 елның 14 июненнән җирлегебездә "Приют" муниципаль автоном учреждение эшли башлады. Ул нинди максатларда ачылды, вазифасы нидән гыйбарәт? Әлеге сорау белән учреждение директоры Әнисә Зариповага мөрәҗәгать иттек. - Әнисә Әнвәровна, исеменнән күренгәнчә, районыбыздагы бу яңа учреждение социаль проблеманы хәл итү, ярдәм күрсәтү йөзеннән ачылды, шулай бит? -Әйе. "Приют"...

Мәгълүм булганча, 2013 елның 14 июненнән җирлегебездә "Приют" муниципаль автоном учреждение эшли башлады. Ул нинди максатларда ачылды, вазифасы нидән гыйбарәт? Әлеге сорау белән учреждение директоры Әнисә Зариповага мөрәҗәгать иттек.


- Әнисә Әнвәровна, исеменнән күренгәнчә, районыбыздагы бу яңа учреждение социаль проблеманы хәл итү, ярдәм күрсәтү йөзеннән ачылды, шулай бит?
-Әйе. "Приют" эшчәнлегенең максаты - гади тел белән генә әйткәндә, урамда, башка урында исерек хәлдә булган, үзе генә хәрәкәтләнә алмаган, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ түгел кешеләргә ярдәм кулы сузып, алар белән профилактик эш үткәрү.


-Әлеге учреждение кайда урнашкан?
-Аның өчен Азнакай үзәк сырхауханәсе административ корпусындагы (Г.Хәсәншина урамындагы 21 нче йорт) буш торган урын бирелде. Анда агымдагы ремонт үткәрелеп, барлык тиешле шартлар тудырылды, сак булдырылды. Район башкарма комитеты фәрманы белән 9 берәмлек штат расланды.


- Исереккә диңгез тубыктан, ди. Алар арасында төрле кешеләр булырга мөмкин. Әйтик, берәүләргә медицина ярдәме кирәк, икенчеләре дәгъва белдереп, монда китерүләре белән килешмәскә дә мөмкин...
- Бу нәүбәттән район эчке эшләр бүлеге, үзәк сырхауханә белән килешүләр төзелгән. Алар без чакыруга килеп җитә, тиешле ярдәм, хезмәтләрен күрсәтә.


- Элеккеге заманнарда "айныткыч"ка эләгүчеләргә штраф һичшиксез була торган иде. Биредә дә бушка хезмәт күрсәтелмидер, күрмәгәндәй эчеп, тәмам атлый алмаслык хәлгә калган кешене көйләп-кайгыртып йөрү дә рәхәт эш түгел, шулай бит?
- "Приют"та булу түләүле. 2013 елда ул 273 сум иде, быел 300 сум тәшкил итә. Безгә китерелгән гражданнар 8 сәгатькә кадәр яки тәмам айнып беткәнче күзәтү астында булалар. Аларның һәркайсы белән аерым профилактик әңгәмә алып барыла. Сүз дә юк, мондый әңгәмәләр хокук бозулардан аралый, кешеләрне үз-үзен тотышына тәнкыйть күзлегеннән карарга этәрә.


- Бирегә күп эләгәләрме, күбрәк нинди категория?
-Учреждениедә 10 койка исәпләнә. Узган ел 289 кешегә хезмәт күрсәтелде. Быелның тугыз аенда бездә 674 кеше булып өлгерде. Иң аянычы - аларның 30 проценты хатын-кызлар. Бирегә китерелүчеләр нигездә эчеп, үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән, ни кылганын белмәүче кешеләр. Гадәттә күбесе 40-45 яшьтәгеләр, алар беркайда да эшләми, әмма тору урыннары бар. Исерекләрдән тыш, үзенең кайдалыгын белмәгән, яшәештә башкалар ярдәменә мохтаҗ кешеләр дә китерелә. Быел андыйлар 35 процентны тәшкил итә.


- Исерекне игә китерү, аны көйләү гаять четерекле мәсьәлә, моның өчен оста психолог булу кирәк, аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Белгечләрне сайлап кына җыйгансыздыр?
- Штаттагы хезмәткәрләрнең 60 проценты әлеге өлкәдә зур тәҗрибәгә ия белгечләр. Үз эшләрен белеп, бар белем-осталыкларын биреп башкаралар. Сәламәт яшәүгә чакырып саллы киңәшләрен бирәләр, аракының зыяны турында яхшылап аңлата беләләр. Әгәр инде кирәк булса, консультациягә табибларны да дәшәләр.


- Бинагыз чиста, пөхтә, исерекләр урыны да димәссең...
- Хезмәткәрләребезнең тырышлыгы белән шулай. Һәр көнне идән генә түгел, ятаклар, ишекләр, башка җиһаз дезинфекцияләнә, бүлмәләрне кварц белән чистарту үткәрелә, урын-җир юып торыла. Абруен югалткан исерекләргә хезмәт күрсәтелсә дә, учреждениенең үз йөзен саклау, аны таләп ителгән дәрәҗәдә тотуга бөтен тырышлыкны куябыз.


Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай "Приют"ында соңгы тугыз ай эчендә 674 кешегә хезмәт күрсәтелгән